0нчы май көнне шатлыклы вакыйга – дүрт ел ел дәвамында гыйлем эстәгән 19 шәкертнең чыгарылышы булды. Матур көмеш айлы, мәһабәт бинасы белән шәһәребез үзәгенең бизәге булып тирә-юньгә нур чәчеп торган күркәм, мәдрәсәбездә бәхетле шәкертләрнең шатлыкларын мин дә уртаклаштым. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер. Ә менә дүрт ел элек Мамадыш мәдрәсәсенә гыйлем алырга килгән 19 шәкерт, һич тә икеләнмичә, “безнең бу еллар заяга узмады” дип әйтә ала. Бик авыр чакларда адәм баласы Аллаһ ярдәменә өмет итә. Ә аның ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерергә насыйп булган икән, димәк, сез - Раббыбызның яраткан коллары. Шөкер итә белгән кешегә - Аллага шөкер.

Мамадышыбызда бу бинаның булуы - барыбыз өчен дә үзе бер бәхет. Күпме кеше биредә белем, икенче төрле тәрбия ала! Күпме балалар кечкенәдән үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнә! Бу бина озак еллар халкыбызга хезмәт итсен! Әгәр шәһәребез халкының 30 проценты гына да шулай иманнарын ныгытып, шушы бинага килеп, белемнәрен арттырса, шулкадәр тыныч, бәрәкәтле тормыш башланыр иде кебек тоела миңа. Инде мөгаллимнәргә бик зур рәхмәтемне әйтер идем, чөнки аларның тырышлыгы бик зур. Башлангыч дини белемне шунда алдым. Соңгы елларда никадәр Аллаһының ярдәменә мохтаҗ кешеләр булуыбызны аңладым, кесә тулы акчаларың белән башларыңны ташларга бәрсәң дә, бер нәрсә эшләп булмый. Самолётка утырып, әллә кайларга очарга була, ләкин үз-үзеңнән кача алмыйсың. Шуның өчен иманга килик. Коръәнне күбрәк укыйк. Әгәр без үскән вакытта шундый мәдрәсәләр булып, мәчетләрдән азан әйткән тавышлар ишетелсә, бәлки без дә икенче төрлерәк булган булыр идек. Аллага шөкер, ул гомерләр артта калды.




.jpg)