Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
“Берәүнең сигез чебие дә юк бит”
2014 елның 30 мае, җомга
Кызларның әдәпсезлегенә шаккатам. Аларның кайберләре (күпчелеге түгел микән әле) егет белән танышкан көнне үк “яратам” дип, никахсыз килеш сафлыкларын югалтып, гомерлек хата ясыйлар. Әти-әниләренә әйтеп тә тормыйча, “гражданский брак” дип егет белән яши башлыйлар. Ислам һәм христиан динендә андый никах юк. Шулай яшәү ярый дип кайда язылган ул? Шушындый кыска гомерле “брак”лардан туган балаларның ахырда иргә дә, хатынга да кирәкләре калмый, аларны ташлап китәләр.
Мин мәктәптә укыганда әхлакый, патриотик тәрбия көчле иде. Туган авылым Уразбахты мәктәбе директоры Хәлимә апа Каюмова кызларны, малайларны аерым җыеп, тәрбия сәгатьләре үткәрә иде. Ул чакта класста 30ар бала идек бит, 30 төрле акыл-холык! Укытучыларның, әниләрнең тәрбиягә ничек зур игътибар бирүләрен дәлилләгән бер вакыйганы бәян итим әле. Харрас Әхмәтшин дәресендә мин бирелеп рәсем ясап утырганмын. Укытучыбыз: “Өйләренә бар да, әтисен йә әнисен алып кил”, – дип, бер баланы безгә җибәргән. Йортыбыз мәктәп янында гына. Бераздан класска әни килеп керде һәм мин кыпкызыл булдым. Харрас абый мине такта янына чыгарып бастырды, рәсемемне тактага элде дә: “Минем дәресемне тыңламыйча менә нәрсә ясап утыра ул”, – дип, әни һәм классташларым алдында мине оялта башлады. Әни рәсемне карады да, Харрас абыйга: “И, мөхтәрәм укытучы, карале, бу балада рәсем ясау таланты икән бит, шуны күрсәтергә чакырдыңмы? Әйе, үстерергә кирәк бу сәләтне”, – дип, мине үсендерде. Харрас абый да елмаеп куйды. Ә әнинең тәрбия чарасы өйдә булды. Мин: “Харрас абыйның дәресе миңа кызык түгел, шуңа рәсем ясадым”, – дип акланырга маташтым. Әни: “Кызык булмаса да тыңлап утыр!” – дип, әй, орышты. Бу миңа гомерлек сабак булды. Әгәр әни дә укытучыга кушылып мине ачуланган булса, икенче көнне мәктәпкә барасым да килмәс иде. Ә без бит әнигә сигез бала идек. Ул безне орышканда: “Берәүнең сигез чебие дә юк бит”, – дип ачулана иде. Безгә күркәм тәрбия биргән укытучыларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәт.
Фирая МИНГАЛИЕВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз