Табиблар тыңлаучан, төгәл, ялгышларсыз эшне алып баручы белән эшләргә телиләр. Шәфкать туташы күрсәтмәләрен дөрес үтәсә, алар тынычлап эштән соң кайтып китә ала.
Хастаханәнең шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабында: “Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылу-хафалануыбызны да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать алиһәсе ул Нурфия. Сменасын сәгатьләрне санап көтеп алабыз: куллары шифалы, уколлар ясавын, венадан кан алуын сизмисең дә. Система куямы, башка дәвалау чарасымы – һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме, яратып башкара. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Алай гына да түгел, тән яраңны дәвалау белән бергә ул синең өмете сынып барган күңелеңне дә сихәтләндерә. Инандырырлык дәлилләрен, акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде,” – дип яза Олыяздан Эльбрус Салихов.
Улы Радислав әнисе юлыннан китеп, хезмәтен балалар табибына багышлаган, килене Анастасия да ак халатлы һөнәр иясе. Оныгы туу да гаиләгә тагын да ямь өстәгән. Владислав Казанда югары уку йортында белем ала, кызы Светлана әле мәктәптә укый. “Йолдызлык“ фестивалендә биеп берничә ел рәттән җиңүче булган.