Узган атнада шәһәребездә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов булып китте. Үзенең визитын ул ТР буенча ЭЭМның Мамадыш район бүлеге коллективы белән очрашудан башлады. Эшлекле сөйләшүдә юлларда иминлекне тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга каршы каты көрәш алып барырга кирәклеге, андыйларга карата закон нигезендә чаралар күрү һәм башка мәçьәләләр турында сүз алып барылды.
Кызганыч, руль артында кагыйдә бозып йөрүчеләр кимеми. Моның аяныч нәтиҗәләре күз алдында: юлларда булган һәлакәтләр, аларда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнүе, гомерләре өзелү турындагы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде дә соң. Аның өстенә соңгы елларда җаваплылык та катгыйланды бит. Штрафлар күләме артты. Әмма шулай булуга кармастан, алны-артны карамыйча югары тизлектә чабучылар, юлларны, урамнарны тиешле урыннарда аркылыга чыгучы җәяүлеләр, исерек хәлдә руль артына утыручылар, техника йөртергә хокук бирә торган документы булмаган килеш руль артына уиыручылар табылып тора.
Саннар һәм фактлар
2014нче елның дүрт аенда безнең район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 11 979 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. 64 шофер аек булмаган килеш руль артына утырырга батырчылык иткән. Мировой судьялар хөкеменә 329 административ эш җибәрелгән. Машина йөртү таныклыгыннан 66 кеше мәхрүм ителгән, 16 шоферга – арест, 8енә штраф салынган.
Штраф мәсьәләсе аерым игътибарга лаек. Югыйсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул 60 көн эчендә түләнергә тиешлеген күбебез беләбез бит. Вакытында түләмәсәң, ике тапкыр артыграк сумманы чыгарып салырга туры киләчәген дә белергә тиешбез. Штрафын вакытында түләмәүче 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алынырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә дә мөмкин. Бүгенге көндә 52 кешенең 10 меңнән артык бурычы җыелган.
–Штрафлар түләнелми, шул сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны арта. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк,– дип искәртте Рифкать Миңнеханов. –Гомумән алганда, башка күрше районнар белән чагыштырганда күрсәткечләрегез начар түгел, алай да эшне активлаштыру өчен резервыгыз мулдан.
Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү дә бит закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәү хакында исендә тотарга тиеш бит инде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы – руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Бүген исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер “права”ларыннан колак кагып кына калмыйлар, 30 мең сум штраф та түлиләр. Эчкән килеш рульгә утыру кабатланган очракта 50 мең сум штраф салына. Өч елга “права”сыз калуың Гомумән, кайбер автомобиль йөртүчеләрнең законга шулкадәр җиңел каравына исең китә. Араларында үз гаебен танучылар да, үзен гаепле дип санамаучылар да бар. Бериш закон бозучылар, мин бөтенләй эчмим, кичә генә азрак кулланган идем, дип акланырга тырышалар. Әмма кан составында алкоголь 0,16 промильдән югары булса, руль артына утыручы алкогольле эчемлек кулланган дип санала.да ихтимал. Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң. Исерек хәлдә руль артына утырган кеше иртәме-соңмы төзәтеп булмаслык фаҗига, кайгы-хәсрәт китереп чыгарырга мөмкин. Тамак төбен спиртлы эчемлек белән юешләгәнче шул турыда уйланырга кирәктер.
Рифкать Миннеханов соңыннан район ЮХИДИ идарәсе бинасында гражданнарны кабул итте, район судында, прокуратурасында һәм суд приставларында булды.