Мәрмәрләрдә гомер дәвамы

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Иртәрәк бакыйлыкка күчсә дә, Сәяф Шәйхи бүген дә шигырьләре, җырлары белән арабызда яшәвен дәвам итә. Алар төрле кичәләрдә, концертларда яңгырый. Нократ яр буендагы музыкаль фонтанны тамаша кылучылар да аларны тыңлап хозурлана ала.

Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың турыдан–туры ярдәме, район мәдәният бүлегенең, дусларының, җэәмәгатенең, кызларының-кияүләренең булышлыгы белән, узган атнаның җомгасында Түбән Кыерлы авылының өске зиратындагы каберенә, шигъри юллары язылган һәм рәсеме төшерелгән, олы мәрмәр таш куелды. Зәвыклап эшләнгән әлеге һәйкәл-ташны ачу тантанасына туганнары, якташлары, дуслары, укучылар җыелган иде.

–Сәяф абыйның арабызда булмавына ышанасы да килми. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә булырга, халык, укучылар белән очрашырга ярата, әдәби кичәләрдә еш чыгыш ясый иде. Ачык күңелле кеше булды. Дөньяны үзенчә күрде, тоемлады. Җәмәгате Мөсфирә апа тырышлыгы белән, китаплары бүген дә басылып тора. Моның өчен рәхмәт аңа, – диде Алена Смирнова.

Яшьлек дуслары Габделхак Минегалиев белән Мәсләхетдин Сәләхов шагыйрьнең кечкенә чакларыннан ук табигатьтә йөрергә яратканын, шат күңелле кеше булуын искә алдылар. Булат Юнысов һәм Илдар Хуҗа бергәләп иҗат ителгән җырлары турында сөйләделәр. Илдар Хуҗа шагыйрь рухына дога да укып китте. Мөсфирә апа Сәяф аганың “Әтиемә хат“ шигырен укыганда шагырь үзе дә арабызга кайтып килгәндәй булды.

–Сәяф абыйга без гел рәхмәтле. Аның әсәрләрендә туган төбәгебез, Түбән Кыерлы тарихы да чагылыш тапкан, – диде Катмыш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урыбасары Гөлфия Галимҗанова. Һәйкәл-таштагы пәрдә ачылганнан соң, Катмыш мәктәбеннән килгән бер төркем укучылар Сәяф Шәйхинең шигырьләрен укып уздылар.

Шагыйрь әнисе һәм энесе Мөхәммәт каберләре янәшәсендә ята. Урының җәннәттә, яткан туфракларың йомшак булсын, каләмдәшебез! 



Вәрис Гали

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International