Матурлыкка гаҗиз безнең җаннар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

“Дусларыбыз яшәсен. Югары Ушманы тагын да матурлаячакбыз әле,“ – ди Наил Васыйлов.

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе, рейд белән чыккач, Югары Ушманың урамнарын һәм тыкрыкларын сөенеп карап йөрде. Алар җыештырылган, чиста.

–Бездә авыл саен староста билгеләнгән. Алар чисталыкны да, тәртипне дә үз контрольләрендә тоталар. Мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучыларыбыз бик булыша. Иҗтимагый Советыбыз да яхшы эшли. Халыкка гел әйтеп торалар. Мин эшли башлаганда унбиш җирдә чүплек бар иде, бөтенесен җыештырып алдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Наил Васыйлов.

Былтыр да үзәктән читтәге авыл исәпләнгән Хәсәншаның һәм Иске Заводның буеннан буена узып, торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзерлек берәр генә факт очраган иде.

Югары Ушмада чишмәләрне тәртипкә китерү, төзекләндерү буенча да соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Әлфинур, Әбди чишмәләренә матур гына өскормалар урнаштырылды. Кармыш чишмәсеннән авылга торбалар сузып, суы Юзәк һәм Арт урамнарга чыгарылган. Ул урыннарга да ярымайлы, манаралы өскормалар куелган. Арт урамга (рәсми документларда Чапаев урамына) чыгарылган урынга өскорманы Шамил Исмәгыйлов белән Илдус Сәләхов ясап куйганнар. Узган гасырның илленче елларындагы бер җыелышта Мөбәракҗан Дияров: “Кармыш чишмәсенең суын улаклар куеп авылга төшерик,“ – дигән булган. Аның хыялы ярты гасырдан соң тормышка аша. “Кармыш – борынгы заманнарда ук әлеге чишмәне казып чыгарган кеше исеме,“ – диде Шамил Исмәгыйлов. Чирмешән районында һәм Чуашстанда шул исемдәге авыллар да бар икән. Ут-күздән саклану өчен, урам уртасында су юлын буып буа да ясаганнар. Ә Әбди чишмәсенә өскорманы “Мелиорация“ ПМКсында ясатып алганнар. Аның суын, торба сузып, үзәк урамдагы мәчет янәшәсенә кадәр төшерергә уйлый Наил Васыйлов. Авылдагы суүткәргеч линияләргә чишмә сын кудыру буенча да проект эшләткәннәр. Бу эштә депутатлары, эшмәкәрләр Илдар Сәетов белән Фоат Комаров ярдәм иткән. Фоат Комаров Югары Ушмадагы биш урамга асфальт җәйдерүдә булышырга да вәгъдә биргән.

Ә Түбән Ушмада без бөтенләй кәефне кыра торган күренешләргә тап булдык. Анда Тукай урамының Хафизовка авылы ягындагы башында гына тукталган идек. Койма буйларында ятучы ташларның, бүрәнәләрнең, тимер-бетон плитәләрнең, блокларның күплегенә ис китте. Түбәдән сүтеп алынган калайлар да койма буена өеп куелган, печән кибәне дә, трактор сабаны да тора. Рейд бригадасы членнары бер-бер артлы дүрт күршегә беркетмәләр тутырдылар. Урамга басу ягыннан керә торган урынга койма тотып, капка ясап куйганнарын күрсәләр, янгынчылар да беркетмә төземичә китмәячәкләр.

Кызыл Тауның Ленин һәм Гагарин урамнарында йөрүче кәҗәләрнең дә хуҗаларына беркетмәләр тутырылды. Алар урам матурлыгын кайгыртып чәчәк утыртучыларның хезмәтен юкка чыгарулары турында уйлап та карамыйлар. Ленин урамындагы 2“А“ санлы йортның хуҗалары Рыбниковлар капка төпләренә чәчәк түтәлләре, аккошлар сыннары ясаганнар. Йорт янынннан узганда тукталып карап торуы ук күңелле. Әмма кайбер йортлар каршын рөхсәтсез сакланучы таш, ком, ПГС, бүрәнәләр, такталар өемнәре ямәсезләп тора. Сәгать ярым вакыт эчендә дүрт беркетмә тутырылды ул көнне Кызыл Тау урамнарында.

Кәҗәләр Югары һәм Түбән Ушма авылларында да бардыр. Әммам аларда урамнарга хуҗа булып йөрмиләр. Аларда халык зыялырак һәм тәртип ярата. Ә Кызыл Тауда кайберәүләр авыл җирлеге җитәкчеләре әйткәнне дә тыңларга теләмиләр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International