Татарстан җыр һәм бию ансамбле

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан җыр һәм бию ансамбле, Мәдәният елы уңаеннан, республика районнары буенча концерт марафонын башлап җибәрде. Алар махсус программа буенча яңа җиткерелгән мәдәният йортларында чыгыш ясаячаклар. 19нчы май көнне ансамбль концерт программасын Кече Сон мәдәният йортында тәкъдим итте. Бай эчтәлекле чыгышлары өчен, муниципаль районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов аларга рәхмәтләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International