Квебектан Мамадышка сәлам

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Әле моннан өч ел элек кенә ярты гасыр бергә яшәгән парлар турында әллә ни хәбәрдар түгел идек. 2013нче елда тәүге мәртәбә район җитәкчеләре, ЗАГС бүлеге инициативасы белән район мәдәният йортында төбәгебездә алтын туйларын каршылаучыларны зурлау, хөрмәтләү кичәсе үткәрелә башлады. 15нче май – Халыкара гаилә көнендә уздырыла ул. Елдан ел күркәм төсмерләргә күмелә әлеге чара.

Саннар һәм фактлар

 Узган ел әлеге датаны алтмыштан артык пар билгеләп узса, быел андыйлар районыбызда 52 гаилә.

Тормыш итүне өлкәннәр диңгез кичүгә тиңлиләр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма анда аумас өчен гаиләдә җилкән булырдай ир канаты, ә инде аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөртүче олы йөрәкле хатын – Ана булу да кирәк. Район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән парларның һәрберсе дә әлеге сыйфатларга ия иделәр, дисәм дә һич арттыру булмас. Ярты гасыр эчендә алар илебез, төбәгебез тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр. Шушы тарихның кечкенә генә өлешләрен район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдән күрергә мөмкин иде. Аларда парларның туй көне истәлеген саклаучы фоторәсемнәре, кул эшләнмәләре, кием-салым һәм башка бик күп кызыклы әйберләре урын алды. Тантанда чыгыш ясап, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов:

–Гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берләрен аңлап, бер-берләренә ярдәм итеп, юл куешып яшәүче гаиләләр һәр кешедә соклану уята. Сез районыбыз халкы өчен тормыш үрнәге булып торасыз, – дип ассызыклап үтте.

ЗАГС бүлеге начальнигы Фәния Әхмәтшина да алтын туйларын билгеләп үтүче парларга үзенең иң изге теләкләрен ирештерде:

–Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, туганнарыгыз, дусларыгыз белән бергә гомер кичерә алуыгыз белән сез бәхетле.

Заманында төрле тармакларда авыр хезмәттән курыкмыйча, ил, гаилә өчен бил бөккән абыйлар-апалар, еллар авыр дип тормаганнар, нәсел агачларын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балалр үстергәннәр. Алар бүгенге көндә илебезнең генә түгел, дөньяның төрле төбәкләрендә гомер кичерәләр. Иң мөһиме, алар кайда гына яшәсәләр дә, кадерле әти-әниләрен онытмыйлар. Канаданың Квебек шәһәреннән Дүсмәт төбәгендә гомер кичерүче Мөршидә һәм Нәкыйп Мөбарәкҗановларга, Мәскәү өлкәсеннән Ишки авылында яшәүче Ләбибә һәм Рамазан Фәттаховларга видеоклип аша ирешелгән тәбрикләү сүзләрен тыңлаганда, кайбер өлкәннәребез күз яшьләрен тыя алмадылар. Җирле телевидение дә үзеннән зур өлеш кертте әлеге чарага. Юмор остасы Шәмси Закир, якташыбыз, шагыйрь Зиннур Мансуров та туганнарын  котларга кайтканнар иде. Тормыш иптәше белән җиде дистә елга якын гомер итүче Вахит ага Галиевның да, тәҗрибәле гаилә кешесе буларак, “яшьләргә“ киңәшләре бар иде. Ул аларның күпчелеген үзе иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерде. Чараны оештыручылар 55 еллык зөбәрҗәт туйларын билгеләүче, Кама урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Әлфия һәм Габделбәр Әкбәровлар гаиләсен дә чакырганнар иде. Алар да исемнәрен ЗАГС бүлеге тарихына язып калдырдылар. Кичәдә катнашкан барлык парлар да район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Бу кызык

Алтын парлар ничә көн, ничә сәгать бергә яшиләр? 18275 көн һәм 437600 сәгать. 55, 60, 65...елда леге саннар күпме була? Кулларыгызга калькулятор алыгыз да исәпләп карагыз әле.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International