Әдәпле балалар үсә

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Шәһәребездәге 4нче санлы мәктәпнең “Хокук тәртибенең яшь сакчылары“ отряды республика конкурсында районыбыз данын яклап уңышка иреште. Быел Татарстан мәктәпләренең хокук бозуларны кисәтү отрядлары Биек Тау районының “Костер“ сәламәтләндерү үзәгендә көч сынаштылар. Команда составында унбер үсмер иде. Алар иҗади сәләтләрен дә, хокук белемнәрен белү дәрәҗәләрен дә, стройда йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Киеренке көрәштә шәһәребезнең 4нче мәктәбе командасына тиңнәр табылмады һәм алар җиңүче дип табылдылар. Яшь хокук сакчыларын конкурска остазлары – 4нче санлы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Шишкина белән тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Алмаз Гарипов әзерләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International