Арзан бәягә агач

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда да районыбызда урманны тамырдан кисү программасы гамәлдә. Аның нигезендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гражданнарга агач материаллары әзерләү өчен урман фондыннан агымдагы елда 11300 кубометр агач бүлеп бирелде. Бүгенге көндә аның әле 6500 кубометрдан артыгы үзләштерелмәгән. Тамырдан агач бирү бәяләре, төргә карап: нарат, чыршы –  1 кубометр өчен 140,16 сум, каен һәм юкә –  35,57әр сум. Агач алырга теләүчеләр Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының территориалә үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 санлы йорт, 203нче кабинет. Тел.: 3-28-82, 3-10-82. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International