Шәһәрнең Гагарин урамындагы 18нче йортта яшәүче бер гаиләнең дә унбер мең сумнан артык бурычы җыелган. Алар да алдан кисәтелгән булганнар. Район газ-эксплуатация хезмәте вәкилләре аларга да зәңгәр ягулык бирүне туктатты.
–Быелга чыккач кына егерме бишләп йортка һәм фатирга газ бирүне туктаттык инде. Авылларда да түләмәүчеләр бар. Берничә тапкыр кисәтү җибәрәбез, сүзебезгә колак салмасалар, зәңгәр ягулык бирүне туктатабыз. Әгәр кешенең проблемалары килеп чыга икән, шалтыратсалар яки үзләре килсәләр, хәлләренә керергә тырышабыз. Газны өзгән һәм яңадан тоташтырган өчен өстәмә рәвештә бер мең биш йөз сум акча түләргә кирәк булачак, – ди Андрей Демин.