Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Юлларга тузан кундырмый
2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Рәхмәтле мамадышлылар район мәдәният йортында зурлап аның 65 яшьлек юбилеен үткәрделәр.
–“Риваятьле як Мамадыш“ (“Край былинный Мамадышский“) китабыгыз буенча укучыларыбыз туган төбәгебез тарихын өйрәнәләр. Шәһәребезгә багышланган шигырьләрегезне яттан сөйлиләр. Композиторларыбыз аларны көйгә салалар. Ерак араларны якын итеп, мәктәпләргә очрашуларга кайтып җитәсез. Җирле шагыйрьләребезнең бик күп шигырьләрен русчага тәрҗемә иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, – диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, районыбыз җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы Мансур Сафин – республика күләмендә күренекле шәхес. Өлкәннәр һәм балалар өчен дистәдән артык китабы дөнья күрде. Марина Цветаева, Владимир Высоцский шигырьләрен тәрҗемә итеп, аерым җыентыклар итеп бастырды. Юбилей тантанасына кайткан якташыбыз Шаһинур Мостафин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановның Мансур әфәнденең әдәби эшчәнлеген югары бәяләгән Рәхмәт хатын тапшырды. Удмуртиядә яшәп иҗат иткән шагыйрь Риза Шәфинең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп китап итеп чыгарган өчен, Мансур Сафинга Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлегенең әлеге әдип исемендәге премиясе дә тапшырылды. Кичәдә әдип бүгенге көндә гомер кичерүче Чаллы төбәгеннән дә кунаклар шактый иде. Людмила Ткачук якташыбызның Чаллыга багышланган берничә шигырен көйгә салган. Композитор аларның икесен башкарды. Чаллының “Ләйсән“ әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәлиуллина, шәһәр китапханәсе директоры Валентина Ибраһимова, “Урал“ хәйрия фонды җитәкчесе, язучы Рәкыйп Әбделманов, композитор һәм шагыйрь Валерий Лапкушев та җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр. Җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз Вәрис Гали, Вахит Имамов, Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева, Гөлнур Васыйлова, Әнисә Ямалиева, Владимир Калашников, Любовь Коронова, Таисия Мелихова котлап, бүләкләр тапшырдылар, шигырьләр багышладылар. Мансур әфәнде Мамадыш шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен русчага тәрҗемә итте. Шигырьләрен китап итеп чыгаруда да ярдәм итә. Туган төбәк тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Гөләндәм Давыдова да якташыбызның музейны яңа материаллар белән тулыландыруда гел булышып торуын әйтте. Кичәдә юбилярның шигырьләре дә җырлары да күп яңгырады. Кызыклы һәм файдалы очрашу анда катнашкан мәктәп укучылары йөрәгенә шифалы иҗат орлыклары булып яткандыр.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз