“Ак калфак“ мөслимәләр оешмасына берләшеп, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, барлап, кулдан килгәнчә яхшы гамәлләр кылырга тырышып йөрү безне бик якынайтты, туганнардай итте, күңелебездә яшәү дәрте дә көчәйде. Бергәләшеп Истамбулга экскурсиягә чыгып киткәнне дә сизми калдык.