Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Гектарларда тир тәме
2014 елның 19 мае, дүшәмбе
“Трудовик-орлык“ агрофирмасы да, “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте дә язгы культуралар чәчүне күбрәк акча кертү юлларын күз алдында тотып оештыралар.
“Трудовик-орлык“ агрофирмасы быел язгы кыр эшләрен былтыргыдан берничә көнгә алданрак төгәлли. Чәчүгә дүрт агрегат чыгарганнар иде. Алексей Журавлевны Вершина басуында очраттык. Бодай чәчә иде ул. “Т-215 КамАЗ“ тракторына ун метр ярымлы “СКП-2,1“ чәчкече тагып эшли. Әлеге агрегат үзе үк культивацияли, чәчә һәм катоклый. Көн саен уртача алтмыш гектар чамасы җир чәчеп, нормасын арттырап үтәп бара.
– Иртәнге 6да басуда булабыз инде без. Караңгы төшкәч тә төнге 10нарга, 11нче яртыларга кадәр эшлибез, – ди Алексей.
Аңа ашлама белән орлыкларны Геннадий Мартынов чыгарып тора. Орлыкларны чәчкечкә төяү өчен махсус җайланма ясаганнар. Барлык чәчү агрегатларына да орлык төяү механикалаштырылган. Бу да эш темпын тизләтергә ярдәм итә. Кайбер хуҗалыкларда булганда тракторчылар чәчкечкә орлыкны һәм ашламаны кул белән төяп күп вакыт киткәненнән зарланалар.
Алексей быел язгы кыр эшләрен җир тырмалаудан башлаган булган. 731 гектар туңга сөрелгән җирләрдә, 150 гектар күпьеллыкларда дым каплаткан. Инде 780 гектар чәчү үткәрергә дә өлгергән иде. Язгы чәчүне төгәлләгәч, парга калдырылган басуларны эшкәртергә чыгачак. Кабат туңга сөрүгә кереп китә.
“Трудовик-орлык“ – чәчүлек материал үрчетеп сата торган хуҗалык. Шуңа күрә ел саен яңа сортлы орлыклар чәчәргә тырышалар. Быел сабан бодаеның коры елны да мул уңыш бирергә сәләтле “Экадо 70“, “Архат“, “Ульяновская 100“ кебек яңа сортларына игътибарларын арттырганнар. Басуга чыгарылганчы чәчүлек материалларны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртәләр. Биологик препаратлардан мизорин белән ризоторфин кулланыла. Алар үсемлекләргә һавадагы азотны үзләштерергә ярдәм итәләр. Былтыр көз Татарстан, Киров өлкәсе, Чувашстан һәм Башкортостан хуҗалыкларына 300 тонна арыш һәм көзге бодай орлыклары саткан булганнар. Язга чыккач, тагын 1100 тонна сатарга өлгергәннәр.
“АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте бүгенге көндә тулы куәтенә кукуруз чәчә.
– Быел аны 3700 гектарда үстерәчәкбез. 1200 гектарын – бөртеккә суктырып алабыз. Калганын урып силоска салачакбыз. Бүгенге көндә чәчүдә алты агрегат эшли. Сөт җитештерүне арттыра торган культуралар үстерергә күчтек,– ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов.
Бөртеклеләрдән арпаны 911 гектар чәчкәннәр. 93 гектарда вика да үстерәчәкләр. Кукуруз бетүгә берьеллык үләннәргә чират җитә. Суданка һәм тарыны аерым да, суданка белән виканы, бодай белән борчакны кушып та чәчәчәкләр. Арышның бер өлешен урып сенажга салырга планлаштырганнар. Аның урынына 400 гектарда суданка белән рапс чәчәргә исәплиләр. Былтыр да арышларын урып сенажга салганнар.
–
Ашлык җитештерү безне кызыксындырмый. Басулар терлекчелеккә – сөт җитештерүгә эшләячәк, – ди Әлфәт Талипов.
Ә су сиптерү җайланмасы көйләнгән басуларына күпьеллыклар чәчәргә уйлаганнар. Хәзергә басуларында өч “Фрегат“ җайланмасы. Киләчәктә буаларын артырып, аларны сигезгә җиткерергә уйлыйлар.
– Көнгә иллешәр гектар чәчәбез. Эшкә иртәнге 6да керешәбез. Башта туфрак эшкәртүдә катнашкан идем. Кабат сенаж салуда эшләячәкмен, – ди тракторчы Юрий Бабатьев.
Җәмгыятьтә туфрак эшкәртүдә катнаш агрегатлар да кулланыла хәзер. Алар үзләре үк культивациялиләр һәм тырмалыйлар. Аларны тагып эшләгән механизаторлар Михаил Бабиков һәм Илнар Мостафин белән дә очрашып сөйләштек. Михаил моңарчы “Мамадыш“ совхозында һәм “Омар“ агрофирмасында эшләгән иде. “АПК “Азык-төлек программасы“нда икенче ай гына икән әле. Тракторчылык стажы утыз елга тула аның. Илнар исә – Урта Тәкәнеш егете. Җәмгыятьтә өченче елын эшли. Механизаторларның күңелләре күтәренке.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз