Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
“Сезгә 6 меңнән генә”
2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Телевизордан алдап-йолдап әби-бабайларга төрле приборлар сатучылар турында тапшыру карадым да, кулыма каләм алдым әле.
Туган авылым – Уразбахтыны узгынчылар читләп үтми. Алыпсатарлар көнаралаш капка кага, кемнәр генә килеп керми: чегәннәр, үзбәкләр, вак сәүдәгәрләр... Шундыйларның бер ишләре былтыр безнең авылдагы әби-бабайларны да төп башына утыртып киткәннәр. Хезмәт ветераннарын авыл башындагы Сария апа Хатыйповалар йорты янына җыеп, киңәшмә уздырганнар алар. Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырганар һәм хикмәтле аппарат алып килүләрен әйткәннәр. Товарларын үтереп мактаганнар, телләре-телгә йокмаган. Авыл халкы авыз ачып тыңлаган, әбиләрнең күзләре кызган. “Сезгә бу приборларны районыгыздагы Пенсия фонды күптән бирергә тиеш иде инде, безне сезгә ярдәм йөзеннән, күп төрле чирләрне терелтә торган аппарат төяп, Казаннан җибәрделәр”, – дигәннәр. Авырта торган урынга куйсаң, 4 көндә савыктыра торган приборның тулы бәясе – 14 мең сум, әмма хезмәт ветераны таныклыгы булганнарга 6 мең сумнан бирәләр икән. Сатучылар аппарат белән кызыксынган апа-әбиләргә ияреп, аларның өйләренә үк киткәннәр. Әбиләрнең берсенең кызы өйдә булган һәм әнисен бу шикле нәрсәне алмаска үгетләгән. Ләкин гипноз сеансы үзенекен иткән, апа: “Минем авырмыйча йөрүемне теләмисеңмени?” – дип, кызына үпкә белдергән дә, сәүдәгәрләргә акчасын чыгарып биргән. Соңыннан айнып та киткән үзе. “Нәрсә эшләдем мин, нәрсәгә соң миңа бу әйбер?!” – дип, үкенгән, әмма... Тегеләр Казандагы адресларын, телефон номерларын калдырып киткән булганнар китүен. Алданучылар ул номерга чылтыратып та караганнар, ләкин телефон: “Андый номер юк”, – дип “такылдаган”.
Төянеп йөрүче андый адәмнәрдән бик сак булырга кирәк шул. Дөнья ялганга корылган хәзер. Имансызлар күбәйде. Өлкәннәр пенсия ала дигәч тә, аны тик торганга бирмиләр бит, әбиләр, апалар, абзыйлар пенсия алу өчен заманында бик күп бил бөккәннәр, тир һәм көч түккәннәр. Ләкин сабыйлар кебек риясыз, ышанучан карт-корыны алдап йөрүчеләр бу хакта уйлап тормыйлар. Ничек яшиләр икән алар, әби-бабайларның күз яше төшмәс дип уйлыйлар микән?..
Фирая МИНГАЛИЕВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз