Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Барыбызга да шунда барасы...
2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән.
Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Кайсыбер кешеләр: “Синең әниең бик әйбәт кеше, әтиең кирерәк иде”,–диләр. Ул кешеләргә әти булмаса мин үзем дә булмас идем дип җавап кайтарам. Мәрхүмнәрне яхшы яктан гына искә алырга кирәк югыйсә. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр–әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. Мәрхүм булсалар да, әрвахлар – безне, без аларны кайгыртабыз. Газиз кешеңнең рухына белгәннәреңне укып ихластан дога кылгач, җаныңда ниндидер бушану барлыкка килә, чын-чынлап мәрхүмгә “булышкан” кебек буласың, үзеңдә рәхәт бер тойгы кичерәсең. Мәңгелек йортка күтәреп алып килгәнче, әле үз аякларыңда килеш, әтием, туганнарым каберенә озак еллар сукмакны суытмыйча хәлләрен белеп торырга язса иде.
Узган ел җәй әтиемнең каберен карарга баргач, шаклар кайттым. Моннан 15 ел әти үлгәч, киявебез Фәрит аның кабере өстенә усак агачы утыртты. Бабай усак шаулавын ишетеп ятсын, янәсе. Усак агачы 3 ел рәттән шаулап үсеп утырды һәм кинәт юкка чыкты. Безнең әтиебез чия ярата иде. Бакчага чыккан саен учлап-учлап ашый иде. Усак агачы әтинең кабереннән юкка чыгып, каберне чия агачы басты.
Менә шушы вакыйгадан соң Вахит авылы абыстае Фәридә Хәсәнованың сөйләгәннәре исемә төште. Бу иртә арабыздан киткән Фәридә апаның рухына дога булып барып ирешсен. Язманы аның үз сөйләмендә бәян итәм.
– Ике балам яз көне зират чистарту өмәсенә бардылар. Өйгә кайткач, сөенә-сөенә бабаларына алмагачлы бер каберне чистартулары турында сөйли башлаганнар иде, бабалары, ясалган чәен эчәргәдә онытып, үзхатирәләре белән уртаклашты. “Балалар, ул Гайшә түти кабере. Гайшә түти җор телле, так-мак белән генә сөйләшә торган бер карчык иде. Олыгая башлагач:
“Көзен үлсәм, каберемә
Утыртыгыз алмагач.
Алмагачка куныпсайрар
Таң алдыннан сандугач”,
–дип көйләп йөри торган иде. Гайшә түти чыннан да көзен үлеп китте. Без, ирләр, әбекәйне соңгы юлга озатып, кабернең өстен тигезләп куйгач, мәрхүмәнең бердәнбер иртуганы Васыйл абыйны алмагач эзләргә җибәрдек. Абзый бик озак йөреп әйләнеп килде: “Егетләр бар урынны әйләндем, ник Бер алмагач булсын. Түтәйнең теләге үтәлмәде инде, нәзек кенә тупыл утыртам”, – диде. Еллар узды. Ни күрик – теге нәзек тупыл агачы, түгәрәк матур алмагачка әйләнеп, һәр язда Гайшә түтинең рухын сөендереп, ап-ак чәчәккә күмелә башлады. Әнә шул кабер ул, балакайларым”–дип сүзен тәмамлады Фәридә ханым.
Нәрсә бу? Аллаһы Тәгаләнең ятим карчыкның теләген үтәвеме? Әллә Инде Васыйл абзый тупыл белән алмагачны бутаганмы? Ә әти беләнбулган очрак?! Бу вакыйгаларны Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы дип ничек уйламыйсың!
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз