Мамадышның “Алтын парлары” тәбрикләү сүзләрен Канададан да кабул итте

2014 елның 17 мае, шимбә

Район мәдәният йортында 50 ел иңне–иңгә куеп гомер кичерүчеләрне хөрмәтләделәр. Халыкара гаилә көне быел да югары дәрәҗәдә уза.

Быел районыбызның 52 гаиләсе “Алтын туй”ларын билгеләп үтә. 3нче ел рәттән әлеге күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын зур масштабта оештыралар. Чираттагысы үзәк мәйданга куелган сәхнәдә башланып китте. Бәйрәм чарасына 30 артык “алтын пар” килгән иде. Урта Кирмән, Красная Горка, Дүсмәт, Пойкино, Гришкино төбәге сәнгать осталары алар өчен татар, рус, керәшен, удмурт, мари халыкларының кыз сорау йолаларын, туй күренешләрен чагылдыра.

Быел “Алтын туй”ларын билгеләп үтүче гаиләләрнең 3се шәһәрдә гомер кичерсә, калганнары районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр. Кайсыннан гына: “Озак еллар матур гомер кичерүнең сере нидә?”– дип сорама, барысы да: “Татулыкта”,– дип җавап бирә.

–Бер–береңне хөрмәт итеп, санлап, тату яшәгәндә генә гаилә озын гомерле була. Дөресен генә әйткәндә, 50 ел вакыт узганын сизми дә калдык. Бүгенге тормышыбыздан тулысынча канәгать,– ди Рәшит һәм Сания Имаметдиновлар.

Район мәдәният йортының ишек төбендә хөрмәтле гаиләләрне милли киемнәрдән булган кызлар һәм кадетлар каршы ала. “Алтын парлар”ның иңнәренә “Юбилярлар” дип язылган тасма салалар. Шушында ук кунакларга чәй табыны әзерләнгән.

Фойеда 50 ел бергә яшәүчеләрнең киленнәре арасында аш–суга осталык бәйгесе узды. Чәк–чәк, пирог һәм тортларның тәмен юбилярлар бәяли.

Ә монысы инде туй күлмәкләре модасы. Барлыгы 17 кыз төрле елларда популяр булган кәләш киемнәрен тәкъдим итә. Күлмәкнең иң борынгысы 1910 нчы елда тегелгән.

Юбилярларның фойеда урнаштырылган фоторәсемнәре күргәзмәсе үзләре белән алдан ук таныштыра. Алар бөтенесе дә сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре бит. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлыйлар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина да залда утыручы гаиләләргә иң матур теләкләрен җиткерде. Алар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар.

 “Алтын юбилярлар”ны күркәм бәйрәмнәре белән дин әһелләре Илһам хәзрәт һәм Димитрий атакай да тәбрикләделәр.

Гаилә көненә кунак буларак Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы Шәмси Закиров та кайткан иде.

50ел бергә гомер кичерүче Нәкыйп абый һәм Мөршидә апа Мөбарәкҗановларны тантана барышында Канададан ук котладылар. Шунда яшәүче оныклары видеосәлам юллаган.

Бәйрәмнең кульминацион ноктасы– парларның “алтын” юбилярлар китабына тантаналы шартларда имзаларын теркәү иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International