Хезмәт өмәләрен зиратларда да үткәрү зарур

2014 елның 17 мае, шимбә

Соңгы елларда зиратларны чистарту буенча шәһәребездә һәм авылларда өмәләр дә үткәрелә башлады. Аларда өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә катнаша.

Әрвахларны зиярәт кылу йоласы күптәннән, ерак бабаларыбыздан ук килә. Ул безнең үткән буыннарга хөрмәтебезне дә, зыялылык дәрәҗәбезне дә күрсәтә.

Мәрхүмнәрне искә алып, аларның яткан урыннарына барып, хәер-догада булу – һәркем өчен дә бик саваплы гамәл.

Соколканың яңа провославие зираты авыл башында ук. Капкасына зәвыклы гына күрсәтмә такта да язып эленгән. Территорияне җыештырганда чыккан чүпләрне, иске венокларны, төяп алып китү өчен, капка янына җыеп өйгәннәр. Алар эчке якта булгач, җил кире тарата торган түгел. Каберләр арасы чиста.

Тик зират каршындагы ерганак башында таралып ятучы чүпләр, полиетилен пакетлар күңелгә юшкын булып утырды. Аларның зираттан чыгарып ташланганын иске веноклар да күрсәтеп тора. Башкалар кебек капка төбендә генә калдырып китсәләр ярамый иде микәнни?! Болар инде кешенең әдәплелек дәрәҗәсен күрсәтә торган фактлар.

Отарка зираты капкасы янына, чүпләрне салып китү өчен, олы гына тимер савыт куйганнар. Анда да каберләр арасы җыештырылган. Бетон баганалар утыртып, территорияне сетка белән әйләндереп алганнар. Авыл ягындагы каберләр булмаган өлешкә исә Америка өрәңгеләре үскән. Ул тирәләрнең чистартылмаганына ун еллап бар, димәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International