Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия “Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары” хөрмәтенә куелачак һәйкәлнең эскизларын бәяләде. Исегезгә төшерәбез, конкурс шартлары буенча иң яхшы эш авторы 50 мең сум күләмендә премия алачак.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен шәһәребездә һәйкәл куелачак. Истәлекле объект мәңгелек ут янәшәсендәге мәйданда урын алыр дип көтелә.
Иң элек ике һәйкәл булдыру планлаштырылган иде. Тыл ветераннары өчен аерым, сугыш чоры балаларына аерым объект. Конкурс комиссиясе хәзер уртак монумент булдыру фикеренә тукталды. Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, һәйкәл хәзерге буынга сугыш чорында хатын–кызларның, өлкәннәрнең, бала–чагаларның ачлы–туклы килеш көндә 20шәр сәгать тир түккәннәрен, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәннәрен аңлатырга тиеш.
Конкурска унлап эш тәкъдим ителгән. Эскиз авторлары арасында мамадышлылардан тыш, күрше район һәм башка регион вәкилләре дә бар. Алар белән танышканнан соң, комиссия әлегә берсен дә уңышлы дип тапмады. Район башлыгы Анатолий Иванов җаваплыларга яңа проектлар эзләү бурычын йөкләде.