“Куркынычсыз тәгәрмәч” бөтенроссия конкурсының район этабын 1нче санлы белем бирү учреждениясе базасында үткәрделәр.
“Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының район туры финалында төбәгебезнең 12 мәктәбеннән дүртәр кешедән торган “Хәрәкәтнең яшь инспекторлары” командалары катнашты. Шәһәрдәге һәм Красногоркадагы урта уку йортларыннан тыш, бәйгегә авыл мәктәпләрендә укучылар да килгән иде. Чараны сәламләү сүзләре белән Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаил Мөбарәкшин ачып җибәрде. Аның искәртүенчә, мондый ярышлар юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.
“Куркынычсыз тәгәрмәч” бөтенроссия конкурсының район этабы ЮХИДИ, юл йөрү куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уза.
Командалар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл билгеләрен тану буенча тест сорауларын чиштеләр.
Имтихан машина йөртү таныклыгына дәгъва кылучыларныкыннан һич кенә дә аерылмый. Сынауны ЮХИДИ хезмәткәре үткәрә. Анда 20 сорау каралган. Дөрес җавап бирү өчен 20 минут вакыт бирелә.
Бәйгенең икенче өлеше ачык һавада үтте. Алдан әзерләнгән махсус мәйданчыкта конкурсантлар велосипедта кагыйдәләрне бозмыйча йөрү буенча сынау тоттылар. Алар үз эченә “змейка”, “боҗра”, “купер”, һ.б. аша узуны алган иде. Һәр ялгыш минус бер балл булып бара. Нәтиҗәдә, юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр дип, 1нче санлы мәктәпнең “Хәрәкәтнең яшь инспекторлары” командасы танылды. Икенче урында шәһәрнең 4нче санлы мәктәбе, өченчедә Олыяз лицее. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 4нче мәктәптән Ангелина Тихонова, 2нче лицейдан Артур Гурьянов, 1нче мәктәптән Альвин Сафуанов һәм Зилә Мингалиева велосипедлар белән бүләкләнде.
Районның җыелма командасы Мамадыш данын 20–23нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә, конкурсның республика этабында яклаячак.