Агымдагы атнада районыбызның күпчелек гомумбелем бирү учрежденияләрендә бердәм экология дәресләре узды. Дәресләрдә ТР да, шул исәптән безнең төбәккә янаган глобаль экологик проблемалар турында искәртелде.
Начар экология, табигыйдән ерак булган азык-төлек, вирусларның, бактерияләрнең һ.б. кеше иммунитетына туктаусыз һөҗүме – боларның берсе дә безгә сәламәтлек өстәми. Шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбендә 5-7 нче сыйныфлар өчен оештырылган дәрестә нәкъ әлеге темаларга, районыбыздагы экологик вәзгыятькә басым ясалды. Мәктәпнең география белән биология укытучылары кешелек дөньясына янаган куркыныч- сулыкларның пычрануы, һаваның зарарлануы,үсемлек һәм хайваннар дөньясында сирәк төрләрнең зур тизлек белән юкка чыгуы турында бәян иттеләр.
Шунысы куанычлы, үсем килүче буынның экологик мәдәнияте дәрәҗәсе түбән дип булмый. Укытучының һәр соравына алар тиз һәм төгәл җавап биреп бардылар.
Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә яши алмый. Аңа су, һава, азык-төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.