Район башлыгы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты

2014 елның 17 мае, шимбә

Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр, ОДН өчен түләүләрнең кыйммәт булуы, йорт стенасындагы урам күренерлек ярыклар... Күпфатирлы торакларда яшәүчеләр көн саен очраша торган проблемаларның бу әле берничәсе генә. Аларны шәһәрдәшләребез район җитәкчелегенә дә җиткерде. Бу көннәрдә Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия график буенча күпкатлы йортларда гомер кичерүчеләр белән очраша.

Эшлекле очрашуның чираттагысы чәршәмбе көнне Давыдов урамы, 150 һәм Горький урамы, 156 нчы йортларда яшәүчеләр белән үтте. Чарада күп кенә оешма–предприятие җитәкчеләре, ТМШ рәисләре катнаша.

Әлеге йортларда яшәүчеләрне иң нык борчыган мәсьәләләрнең беренчесе– торак янындагы территориядә юлларның торышы иде. Яз һәм көз айларында, җәен яңгырлардан соң, биредән үтеп йөрү зур мәшәкатькә әйләнә диләр.

Алдагы сорау– электр энергиясенә ОДНның күп исәпләнүе. Ул безнең кесәләребезгә суга, ди халык.

Тагын бер проблема– торак бинаның торышы. Стеналардагы ярыклар яшәүчеләргә куркыныч тудыра. “Без даими рәвештә җил өрүенә ияләнеп беттек инде. Күрше фатирда гына түгел, ә күрше подъездларда нәрсә сөйләшкәннәренә кадәр ишетелеп тора. Болай торса, ишелеп төшәргә дә мөмкин. Ә йортта капиталь ремонт берничә ел элек кенә үткәрелгән иде”,– ди халык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International