Районыбызның Арташ авылында милли ризык әзерләү осталары ярышты

2014 елның 17 мае, шимбә

Арташ авылы клубында чираттагы гадәти булмаган бәйрәм. Бу юлысы якын–тирә авыллар халкы “Чәк–чәк шоу” дип исемләнгән конкурсны тамаша кылырга җыелды. Клуб мөдире Марсель Шәйдуллин әйтүенчә, әлеге чараны оештырырга интернет ярдәм иткән.

–Ниндидер үзенчәлекле бәйрәм уздырасы килде. Коры концертка гына халык атлыгып тормый. Безнең якта чәк–чәкне оста пешерүче кызлар, апалар күп. Шуларны ярыштырырга уйладык. Интернеттан эзли торгач, мондый бәйгене Казахстан якларында уздырганнарын белдек. Кайбер элементлар аннан да алынды. Әмма күбесенчә үз идеяләребез,– ди Марсель Шәйдуллин.

Милли ризык әзерләү осталары бәйгесендә Урта Кирмән һәм Арташ авылларыннан 6 конкурсант катнаша. Алар чәк–чәкләрне өйләрендә пешереп килгән. Моны раслау йөзеннән һәр оста аш әзерләү барышын видеороликка теркәгән. Рецептларын тамашачыга да тәкъдим итәләр.

Тамашаны Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы Ринат Хәйруллин алып бара. Аш–су белгечләре чәк–чәктән тыш, музыкаль номерлар да әзерләп килергә тиеш булган. Конкурсантлар үзләре, яки балалары, туганнары чыгыш ясады.

Бәйге кызыклы уеннар белән чиратлашып бара. Азактан һәр конкурсант “Иң оста хуҗабикә”, “Җырлы–моңлы гаилә”, “Иң кунакчыл хуҗабикә” кебек номинацияләрдә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International