Мамадышның патриот улын искә алдылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры ике көн буе дәвам итте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә ике ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: “Ул үзен яраткан эшенә багышлады”,– дип искә алды.

Иван Петрович Иванов район кулланучылар җәмгыяте белән 10 ел җитәкчелек итте. Бу дәвердә коллектив республика гына түгел, ә ил күләмендә алдынгы урыннарны яулады, оешманың абруе үсте. Җитештерү, сату тармаклары тулысынча яңарды, сәүдә нокталары төзелде, ремонтланды. Әлеге шәхесне искә алуга багышланган турнирны ачу тантанасында Иван Ивановның тормыш юлына да тукталдылар. Ул 1956нчы елның 3 июлендә, Җөри авылында, мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре дөньядан иртә киткән. Шуңа да 5 кечкенә баланы тәрбияләү, йорттагы мәшәкатьләр күбесенчә абыйлары Иван җилкәсенә төшкән.

“Ул гаиләбезнең үзәге иде. Барыбыз да аңардан үрнәк алдык. Мәктәптә дә тырышып укыды”,– дип искә алды Анатолий Иванов. Югары икътисадый белем ала, ЭЭМ тармагында, Донецк шахталарында эшли. Хезмәттәге уңышлары бәрабәренә югары дәрәҗәләргә ирешә.

Иван Ивановны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Анатолий Иванов соравы буенча, биредә тагын бер шәхес хөрмәтенә тынлык игълан ителде. Шушы көннәрдә күренекле эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның әтисе Мәхмүт Гатаулла улы Мотыйгуллинны соңгы юлга озаттылар.

2 көнгә сузылган турнирда 8 команда катнашты. Алар арасында җиңүче исемен “Инвест–төзү” ҖЧҖ командасы яулады. Спортчылар күчмә кубок һәм акчалата премиягә лаек булдылар.

2 урында “Олимп–96” футболчылары, 3нче баскычта электр челтәре командасы. Район кулланучылар җәмгыяте спортчылары турнир пьедесталының 4нче баскычында.

Алексей Косенко иң яхшы капкачы, Алмаз Фаизов иң яхшы һөҗүмче, Алмаз Гыйльметдинов иң яхшы сакчы, Ринат Шәйхетдинов иң яхшы уенчы булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International