Яшь талантлар тамашачы каршында имтихан тотты

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар–сәнгать мәктәбендә белем алучылар да уку сезонына нәтиҗә ясадылар. Елдагыча, әлеге вакыйга уңаеннан хисап концерты узды.

Концерт программасында сәнгать мәктәбе эшчәнлегенең барлык юнәлешләре дә чагылыш тапкан иде. Укучылар ел саен, матур традиция буенча, сезон дәвамында өйрәнгән номерларын әти–әниләренә, район җитәкчелегенә, тамашачыларга тәкъдим итәләр. 

Сәхнәдә тынлы уен кораллары оркестры, “Радуга” һәм “Кристалл” хореография ансамбльләре, “Эскиз”, “Карусель” вокал коллективлары, “Сандугач” фольклор ансамбле һәм башка күп кенә яшь башкаручылар чыгыш ясады. Сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова аеруча зур талантларга ирешкән укучыларга рәхмәт хатлары һәм Мирсәет Яруллин тарафыннан булдырылган стипендияләр тапшырды.

Яшь буынны тәрбияләүгә керткән рухи һәм матди ярдәме өчен район башлыгы Анатолий Ивановка сәнгать мәктәбе коллективы исеменнән рәхмәт хаты тапшырдылар.

Бүгенге көндә Яруллиннар исемен йөртүче уку йортында 3 бүлек эшли: музыка, хореография һәм сынлы сәнгать. Коллективта 20 мөгаллим хезмәт куя. Бүгенге концерт тамашачы алдында сынау тоту булса, балалар өчен уку елы май азагында имтиханнар белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International