Мамадышта матур традиция яшәп килә. Өченче ел рәттән районның иң зур мәйданы булган “Олимп” боз сараенда уку, мәдәният һәм спорт сезоннарына тантаналы төстә йомгак ясадылар. Әлеге чарада ел саен меңнән артык бала катнаша.
Быелгы бәйрәм 1500 ләп талантлы укучыны җыйды. Шәһәрнең боз сараенда иң сәләтле, тырыш, сәнгать, спорт өлкәсендә, төрле фән олимпиадаларында уңышларга ирешеп, Мамадыш данын республикабыз, ил күләмендә таныткан укучылар, аларның остазлары, мөгаллимнәр хөрмәтләнә. Чараны сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе вәкиле Лилия Новикова ачып җибәрделәр.
Бозга беренче булып төрле яшьтәге 8 хоккей командасы чыкты. Һәм бу очраклы гына түгел. Район тарихында беренче мәртәбә бу сезонда өч командабыз Татарстан беренчелеген отты бит.
Гомумән, узган сезонда районыбызда 145 спорт-массакүләм чара үткәрелгән. Аларның 59ы республика әһәмиятендәге чаралар иде. Мамадыш спортчылары республика күләмендәге – 133, Россия буенча – 68, Халыкара әһәмияттәге 8 бәйгеләрдә катнаштылар. 289 спортчыбыз сигез – алтын, 26 – көмеш, 38 бронза медальләр яуладылар.
Мамадыш укучылары агымдагы уку елында фән олимпиадаларының республика этабында 31 җиңү яуладылар. Ә Эльдар Шакиров ТИН фәне буенча Бөтенроссия бәйгесе призеры. Якташыбыз кадет сыйныфында белем ала. Киләчәген авиация өлкәсендә күрә ул.
–Мәктәптә үзләштергән белем миңа тормышта нык ярдәм итә. Олимпиадаларда катнашулар да эзсез югалмас дип уйлыйм. Бәйгедә җиңүемә өлеш керткән һәркемгә дә рәхмәт белдерәм,– ди Эльдар Шакиров.
Яшь талантларны барлап алу, аларга зур сәхнәгә чыгу өчен мөмкинлекләр тудыру максатында үткәрелүче “Созвездие – Йолдызлык“ ачык республика эстрада телевезион яшьләр фестивалендә менә икенче ел рәттән инде якташларыбыз матур күрсәткечләргә ирештеләр. Гүзәл Хәйриева “Вокал“ номинацияләрендә үз яшьтәшләре арасында өченче урынга лаек булды.
–Мин быел фестивальгә инглиз телендә иҗат ителгән җыр әзерләдем. Аны әнием тәкъдим итте. Әсәр туган якка мәхәббәт хакында. Шул композицияне башкарып, өченче урын алуыма бик шатмын. Мондый нәтиҗәне көтмәдем дә,– ди Гүзәл Хәйриева.
Районыбызда кертелгән “Олимпиада-100“, “Тормыш дәресләре“, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәнгать фестивале муниципаль проектлары бүгенге көндә ата-аналар арасында киң яклау тапты. Тантаналы чарада әлеге юнәлешләргә дә нәтиҗә ясадылар.
Олимп Боз сараенда талантлы укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәренә, остазларына да район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.