Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Басуларда хезмәт шавы
2014 елның 6 мае, сишәмбе
“Нократ“ агрофирмасы иртә бөртекле сабан культуралар чәчүен 9нчы майга – Җиңү бәйрәменә тәмамларга вәгъдә итә.
Агрофирманың бөтен техникасы басуларда бүген. “Чыгасы агрегат чыгып бетте,“ – ди баш агроном
Шаһинур Сәләхиев
.
Күпьеллыклары 1нче Май бәйрәменә кадәр үк тукландырылып һәм тырмалап бетерелгән иде. Уҗымнар да өстәмә куәт алдылар. Басуларга җир сые кертүдә “Роса“ агрегаты югары җитештерүчән файдаландылар. Аның белән быел Айзат Нуриев чыккан иде. Агрегатны көн саен югары җитештерүчән эшләтте ул. Иртә таңнан басуга чыгып, караңгы төшкәч кенә эштән туктадылар. Минераль ашламалар да агрегатка вакытында китерелеп торды. Моңарчы Айзат “КамАЗ“ машинасында хезмәт куйган. Узган ел гына 87нче һөнәри көллиятне тәмамлаган әле ул. Кабат уҗымнарны һәм сабан культуралары чәчүлекләрен чүп үләннәргә һәтм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүдә дә эшләячәк.
Агрофирмада хәзер төп игътибар чәчүгә юнәлдерелгән. Бу максатларда өч чәчү комплексы да, гади чәчү агрегатлары да кулланыла. Бөртекле сабан культураларын агрофирмада быел 2743, азык культураларын 3895 гектарда чәчәргә планлаштырганнар иде. 5нче майга бөртеклеләрнең 1828, азык культураларының 638 гектары чәчелгән дә инде. 2нче май көнне 344 гектар җир чәчүгә ирешкәннәр. Бу – хуҗалык игенчеләренең рекордлы күрсәткече. Аннан соң көн саен өч йөз гектардан артык чәчеп баралар. Азык катнашмаларын чәчеп бетереп, агрегатлар бөртекле культуралар чәчүгә күчтеләр. Арпаны быел 1400 гектарда чәчәргә уйлаганнар иде, аның 1166 гектары чәчелде дә инде. Борчак чәчелеп бетте. “Кукурузны быел өч мең гектарда чәчәргә уйлыйбыз. Аның биш йөз гектары бөртеккә үстереләчәк,“ – ди Шаһинур Сәләхиев. Чәчү минераль ашламалар кертеп үткәрелә. Җиргә куәт өстәү өчен 777 тонна җир сые кайтарылган. Аның 200 тоннага якыны катлаулы ашламалар.
Фәнил Гәрәев
агрегатын Көек Ерыкса авылы янәшәсендә, былтыргы кукуруз җиренә арпа чәчкәндә очраттык. “МТЗ-1221“ тракторына өч чәчкеч тагып эшли иде ул. Әлеге тракторыфнда унынчы елын эшли икән инде. Былтыргы язгы кыр эшләрендә агрофирма буенча 2нче урынны алган. Моның өчен махсус кызыксындыру чарасына лаек булган ул. Быел да сынатмаска исәпли. “Көнлек нормам – кырык гектар, илле-алтмыштан да ким чәчеп бармаска исәп,“ – ди Фәнил Гәрәев
.
Алдан
Рим Гобәев
“БДМ“ агрегаты белән басуның туфрагын эшкәртеп бара иде. Рим – Көек Ерыкса мәдәният йорты директоры. Һәр елны кыр эшләре вакытында агрофирмага ярдәмгә килә. Чәчелгән участокларны
Фердинант Хәев
катоклап бара.
Рәүф Хәлиуллин
“Моррис“ чәчү комплексын алып чыккан. “24нче апрелә көнне чәчүгә керешкән идем. Быел бу агрегеат белән өченче сезон эшләвем. Чәчүне төгәлләгәч, тракторга “БДМ“ агрегаты тагып, чиста парга калдырылачак участокларны һәм картайган күпьеллыклар басуларын эшкәртергә чыгам. Ягу сезоны башланганчы кыр эшләрендә катнашам,“ – диде. Рәүф тә бюджет тармагы хезмәткәре икән. Төп эше – Көек Ерыкса урта гомумбелем бирү мәктәбендә, газ котеләные операторы ул. Хуҗалык белән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең дус яшәүләре – сөенечле. Агрофирма, үз чиратында, выл халкына шәхси хуҗалыгын алып бару өчен фураж, печән, салам белән булыша. Рәүф ике сезон комбайнда да эшләргә өлгергән икән инде.
Альберт Тимофеев
та “БДМ“ агрегаты белән туфрак әзерли. Тракторда унбишенче ел эшли икән инде. Язгы кыр эшләрендә “Дружба“ бүлекчесендә беренче урынны алган елы да булган. Урак башлангач, комбайнга күчеп утыра ул.
“Нократ“ агрофирмасының барлык бүлекчәләрендә язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Игенче-механизаторлар көннең һәр аяз сәгатен югары җитештерүчән файдаланырга тырышалар. “Нократ“ агрофирмасы иртә бөртекле культуралар чәчүен ел саен районыбызда беренчеләрдән булып тәмамлый иде.
– Көннәр бозылып китмәсә, быел Җиңү көненә төгәлләргә исәплибез, – ди агрофирма генераль директоры Хәмит Кәримуллин.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз