Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Җәһәннәм сазлыкларын узган кеше
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Түбән Козгынчы авылы аксакалы, туксан яшьлек Хөсәен ага Фәхретдинов 1942нче елда Волхов фронтының 2нче удар армиясендә элемтәче булып сугышка керә.
Унсигез яшьлек егет снаряд ярчыгы, пулялар яңгыры астында элемтә чыбыгы сузган вакытта күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша. Тик оста хәрәкәт итеп кенә үлемнән котылып кала ул. Аннан батыр, кыю солдатны танкларны юк итә торган артиллерия расчетына билгелиләр. Ленинградны саклап калу өчен канкойгыч сугышларда Хөсәен ага бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Терелеп чыкканнан соң, блокаданы өзүдә катнаша. Аннан Новгород, Псков өлкәләрен азат итү өчен көчле сугышлар башлана. “Ул тирәләрдәге сазлыкларны кичү сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Меңнәрләгән фашистлар һәм безнең солдатлар ятып калды үлем, җәһәннәм сазлыкларында,“ – дип искә ала ветеран. Бабасы азат иткән, сугыш белән үткән Псков өлкәсендә Хөсәен аганың оныгы Илгизәр дә хезмәт итеп кайткан икән. Кабат Литва, Латвия җирләре өчен аяусыз сугышлар башлана. Рига шәһәрен азат иткәндә, башына ярчык тиеп, тагын яралана. Күзе күрмәс, колагы ишетмәс, сөйләшә алмаслык булып кала. Озак дәваланырга туры килә аңа госпитальләрдә. Терелеп аякка баскач, кабат үз частена кайтып, дошманны тукмый башлый.
Хәзер инде Польша, Германия җирләрендә аяусыз сугышлар башлана. Җиңү арты җиңү яулап, дошманның үз өненә килеп җитәләр алар. Берлинны штурмлауда да катнаша авылдашым. Фашист илбасарларны тар-мар итеп, күкрәк тулы орден-медальләр белән туган авылына әйләнеп кайта.
Аның сугышчан бүләкләре арасында Кызыл Йолдыз, Ватан Сугышы орденнары, ике “Батырлык өчен“, “Ленинградны азат иткән өчен“, “Германияне җиңгән өчен“, “Сугышчан хезмәтләре өчен“ медальләре бар
.
Тыныч тормышта да сынатмый җиңү яулап кайткан солдат. Гади тракторчыдан инженер-механик дәрәҗәсенә күтәрелә. “Коммунистик хезмәт ударнигы“, “Атказанган колхозчы“ исемнәренә лаек була. Тормыш иптәше Мәгъмүрә апа белән өч кыз, ике малай тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныклары да үз гаиләләрен корган, оныкчыклары җитеп килә аларның.
Зиннәтша Дәүләтшин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз