Ярминкәләр сезоны төгәлләнде

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Кайсы коллективларның сәүдә оештырылышына җаваплырак караганын белергә вакыт. Бу очракта җиңелүчеләр юк, дияргә кирәк. Чөнки алар барысы да әлеге чараларга ныклап әзерләнде, продукциянең сыйфатын, ассортиментын, сәүдә нокталарының бизәлешен махсус комиссия дә бәяләп барды. Урыннарны студентлар коллективлары арасында да чыгардылар.

 

Һәр авыл җирлегендә дә талантлы студентлар бар. Алар туган якларына, андагы тормыш рәвешенә, гореф–гадәтләргә битараф түгел. Моны “Студент күңеле– туган ягында” дип исемләнгән район конкурсы тагын бер кат раслады. Исегезгә төшерәбез, халык теленә ярминкә концертлары дип кергән тамашалар агымдагы сезонда бары тик яшьләр катнашында гына узды.

Шушы көннәрдә район мәдәният йорты сәхнәсендә көз–яз айларында мамадышлыларның күңелләрен күргән, аларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин иткән үзешчәннәр һәм хезмәтчәннәр коллективларына урыннар чыгардылар. Бүләкләрне район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.

3нче дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә Сон, Түбән Ушма һәм Албай авыл җирлекләре студентлары әзерләгән концерт программалары лаек булды.

Икенче баскычта Кече Кирмән, Дүсмәт һәм Шәдче коллективлары. 1нче урында Урта Кирмән авылы сәнгать осталары.

Иң яхшы ярминкә оештыручылар дип Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре танылды. 2 урында Кирмән һәм Усали зоналары. Красная Горка һәм Тәкәнеш төбәкләре 3нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International