“Тәкәнеш” басуларында эш темпы арта

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
“Тәкәнеш” агрофирмасы быел язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән иде. Соңгы көннәрдә эш темпы көчәеп киткән. Бүген басуларында егермедән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегаты эшли.
 “Роса” җайланмасы белән күпьеллыкларына минераль ашламалар кертеп бетерделәр. Аларны тырмалау бара. Уҗымнарның да күпчелеге тукландырылган. “Роса” агрегатының двигателе сафтан чыгу сәбәпле, бу эш тукталып торган. Заводы белән элемтәгә кергәннәр инде, кирәкле запчастьларны барып алып кайтачаклар. 
Бөртекле сабан культураларын, азык катнашмаларын һәм кукурузны барысы 8300 гектарга якын мәйданда чәчәргә планлаштырганнар. Басуга өч чәчү агрегаты чыккан иде. Дусай авылы янындагы басуда “Моррис” агрегаты белән Фәнис Вилданов һәм Рәис Саматов эшли. Азык катнашмалары чәчәләр. Алар һәркайсы уникешәр сәгать эшлиләр. Басуны алдан БДМ агрегаты белән эшкәрткәннәр, кабат культивацияләгәннәр. 
– Чәчү комплекслары керә торган басуларның туфрагын алдан шул рәвешле эшкәртеп чыгарга тырышачакбыз. Шунсыз чүп үлән котырып үсәчәк, – ди агрофирманың баш агрономы Зөфәр Шәмсетдинов. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International