Алабугада коррупциягә каршы көрәш хакында сөйләштеләр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Мамадыш районы делегациясе “Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмгыятьтәге гражданлык институты вәкилләренең уртак эшчәнлеге” темасына үткәрелгән семинарда катнашты. Алабуга шәһәренә Татарстанның 9 төбәгеннән җыелдылар. Мамадышны әлеге чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рөстәм Хуҗаҗанов һәм “ТАТМЕДИА” ААҖ “Нократ” (“Вятка”) филиалы директоры Светлана Ханова тәкъдим итте. 
Семинарда китерелгән саннардан күренгәнчә, 2013 елда ТР территориясендә коррупцион характердагы 1235 җинаять теркәлгән, шуның 377 ришвәт алу белән бәйле. 
“Канун бозуның иң күп очрагы җир участоклары бирү һәм аларны рәсмиләштерү тармагында ачыкланды”,– дип хәбәр итте ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International