Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү. Шундый максаттан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы “Балкыш” фестиваленең район туры үтте.
“Балкыш” республика фестивале үткәрелә башлаганга өченче ел гына әле. Аның быелгысы “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы” кысаларында уза. Талантларны иң элек авыллардагы зоналарда ачыкладылар. Шушы турны уңышлы үткән сәнгатькә гашыйк өлкәннәр район мәдәният йортына җыелды.
Фестивальнең район турында катнашырга 65 өлкән буын талантлар килгән иде. Алар ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләренә бүленеп осталыкларын күрсәттеләр.
Барыннан да элек әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Һәр чыгыш жюри тарафыннан бәяләнә. Алга таба “Балкыш” фестиваленең гала–концерты узачак. Әлеге этап 23нче май көнне Нократ яр буе сәхнәсендә үтәр дип көтелә.