Районның яшь талантларын “Пирамида”да бүләкләделәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Мамадышлылар Казанның “Пирамида” мәдәни– күңел ачу комплексында үткән “Созвездие - Йолдызлык” фестивале гала-концертында катнашты. Бу–  XIV республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең 2 нче гала-концерты.  Сәхнәгә конкурсантларның бары иң шәпләре генә чыгарылган иде. Алар арасында 4 концерт номеры безнең районнан. “Радуга”, “Кристалл”, “Непоседы” бию төркемнәре һәм конферанс номинациясендә Дмитрий Пономорев. “Кристалл” һәм “Радуга” хореография коллективлары икенче урынны яулады, ә Дима үз номинациясендә 3нче булды. 
Быелгы “Созвездие - Йолдызлык” фестивалендә 70 меңнән артык бала катнашкан, ярымфиналга 16 мең 671е һәм финалга 4 мең 357се чыккан. Гала-концерт көнне исә 960 йолдызчык сәхнәгә чыкты. 
Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башка рәсми затлар тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International