Мамадышлылар “Туган тел” җырын башкарды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Мамадышта бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте. “Тукай һәм аның дәвамчылары” дип исемләнгән кичәне район мәдәният йорты сәхнәсендә оештырдылар. 
Габдулла Тукайның әсәрләре бер генә буынны тәрбияләп калмаган. Аның  “Шүрәле”, “Су анасы” һәм башка иҗат җимешләре бүгенге көндә дә популярлыгын һәм актуальлеген югалтмый. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да ассызыклады.
Чарада районыбызның күренекле язучылары Вәрис Гали һәм Рафаил Газизов та катнаштылар. Соңгысы өчен әлеге чара аеруча истәлекле. Ул бөек әдип Габдулла Тукай белән беркөнне туган.
Тамашачыларның күпчелеген мәктәп укучылары алып тора. Алар өчен Тукайның тормыш юлы, иҗаты хакында сөйләделәр, ул язган әсәрләрне сәхнәләштерделәр.
Әлеге чарада Габдулла Тукайның иҗади мирасы, аның татар мәдәниятенә һәм теленә тәэсире турында да әйтелде. 
Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды һәм ансамбльгә кушылып, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International