Мамадыш ямьләнеп калды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Шәһәребездә санитар-чистарыну буенча беренче өмә үткәрелде. Урамнар беренче өмәдән соң ук җиңел сулап куйгандыр. Җомга өмәсенә барлык предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр чыккан иде. Барысы да биналары тирәсен җыештырды.
 
–“Кайгырту“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль яклау бүлеге, “Кояшкай“ балалар бакчасы, идарәче компания коллективларының аеруча күп эш башкаруларын билгеләп үтәсе килә,–ди шәһәрне төзекләндерү буенча инспектор Зөлфия Гыйниятова. 
“Водоканал“ның махсус машинасы Совет урамын юдыру белән шөгыльләнде.   
 
 

Минневәрис Мингалиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International