Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Ата - өйнең матчасы, ана - өйнең өрлеге
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Хәзерге заманада кыз белән ир-егет берничә ысул белән бер-берсен табышалар. Аллаһка шөкер, җәмгыятебездә Исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Шуңа да соңгы елларда шәһәребездә мәчет, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең саны күбәя. Шәһәребездә оешкан “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы нәтиҗәле генә эшләп килә. Ислам дине фәкать гыйбадәт кылуны гына күздә тотмый. Мөселманнар спорт белән дә мавыгалар, конкурслар, бәйрәмнәрне дә зурлап уздыралар. Әмма аларның барлык гамәлләре дә, Аллаһы Тәгалә кушканча, хәләл юл белән башкарыла.
Гаилә кору мәсьәләсе дә шушы ук принциптан чыгып хәл ителә. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә “Нур” сүрәсендә әйткәнчә: “Буйдакларны, колларыгыздан, жарияләрегездән булганнарны өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, иншә Аллаһ. Нигъмәтләре мул булган һәм бар нәрсәне дә белеп торучы Ул (Аллаһ)”. Аллаһ Илчесе (саллаләлаһу галәйһи вәссәлам) әйткән: җенси тормыштан баш тартып: “Без өйләнмибез,” яки “Без кияүгә чыкмыйбыз” –дип йөргән, хатын-кызларга охшарга теләгән ир-атларны, ир-атларга охшарга теләгән хатын-кызларны каргаган. Мөселман гаиләсе ничек барлыкка килә соң?. Иң таралган ысул - танышлар, туган-тумачалар аша. Ләкин мөселман туганнарың булмаган очракта нәрсә эшләргә? Бу очракта ярдәмгә танышу үзәкләре ярдәмгә килә. Аллаһының рәхмәте белән, “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы моның белән шөгыльләнә башлады. Аның җитәкчесе Рузалия Ибраһимова белән әңгәмә корабыз.
–Рузалия ханым, әлеге кирәкле эш кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?
–Җир йөзенә килгән сәламәт акыллы кеше гаилә корып үзеннән соң буыннар калдырырга тиеш. Һәркемнең никах сәгате билгеләп куелган һәм ул үзгәрми. Ә язмышны без үзебез язабыз. Чая үткеннәр үзләренең ярларын тизрәк табып, гаилә коралар, оялчан, тыйнак мөселман яшьләр ялгыз калырга да мөмкин. Очрашып, күрешү, танышу мөмкинлеге аз булып, гаилә кормаган егет-кызлар күп булганлыктан без “Ак калфак” оешмасыннан берничә апа-әби берләшеп 25-50 яшькә кадәр булган хатын-кыз һәм ир-егетләрне кавыштыру түгел, ә бер-берсе белән таныштыруны максат итеп куйдык. Инде үзегезгә тиң насыйп булган ярны очратып, гаилә корасыз икән, бәхет телибез.
–Таныштыру эше ничек оештырылачак?
- Үзәккә килүче һәрбер кеше үзе турында мәгълүмат бирә, анкета тутырыла.
Анкетаның сораулары:
1.Ф.И.О. 2. Туган елың. Аең. Парыңның яшь аермасы күпме булырга мөмкин? 3. Буй озынлыгың. Парыңның синнән озын яки кыска булуы шартмы? 4.Яшәү адресың? Кемнәр белән яшисең? Гаилә корсаң, яши торган җиреңдә парың белән бергәләп тормыш кору мөмкинлеге бармы? Яки башка йортка, авылга, шәһәргә парыңның йортына, фатирына күчеп яши алуыңны күз алдына тотасыңмы? 5. Нинди хуҗалык белән яшисең: участогың, машинаң, мал-туарың һәм башкалар. 6.Никахка кергәнең булдымы? Тулы мәгълүмат бир: нинди кеше иде, ни өчен аерылыштыгыз? 7.Балаң (балаларың) бармы, никахта табылганмы, аңа әти-әни кеше алимент түлиме? Балага ничә яшь, кайда, кем белән яши? Башка никахка керсәң, бала кем белән яши? 8.Үзеңнең балаң булмаса, балалы хатын (ир) кеше белән гаилә коруны күз алдына китерә аласыңмы? 9. Үзеңә тиң ярны иң кирәкле уңай һәм сиңа охшамаган тискәре якларын күрсәт. 10. Нинди кеше белән берничек тә яши алмас идең? 11. Гаилә корсаң, кайда яшәүне күз алдында тотасың? 12. Белемең нинди, кайда, кем булып эшлисең? 13. Тормышка карашың? Нинди үзенчәлекле якларың бар? Нәрсә ошый, ошамый? Эчәсеңме, тартасыңмы. Ешмы? Аларга һәм аларны кулланучыларга карашың нинди? 14.Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? 15.Очрашуны кайда, ничек итеп оештыруны телисең? Күмәк очрашуда катнаша алыр идеңме? 16.Мөмкинлек булса анкета белән фотоңны җибәр. 17.Элемтә өчен телефон номерыңны күрсәт. 18.
Безнең белән элемтәгә керү телфоны: 8-987-007-95-92. 19
.Җавапларны сиңа анкета тапшырган кешегә, яки түбәндәге адрес буенча җибәрә аласың:
Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 8\28 йорт, мәдрәсә “Ак калфак”.
20.Анкеталарны өйрәнгәннән соң, сезнең җавапларга туры килердәй респондентлар белән таныштырырга ниятлибез. Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Язган мәгълүматларның чит кешеләр арасында таратылмаячак дип ышандырабыз.
Җыелган анкеталарны тикшереп, өйрәнеп, характеры, дини халәте буенча якын булган кешеләрне бер-берсе белән очраштырабыз. Әлбәттә, очрашу шаһитлар барында уза. Очрашуга килүчеләргә хәзрәт никахның әһәмияте турында вәгазь сөйли. Ислам дине кушканнарны үтәмәүчеләрне динебезнең төп кануннары белән таныштыра. Очрашудан соң танышуга килүчеләр өйләренә таралышалар. Икеләнгән очракта мөселманнар “Истихара” намазын укып, Аллаһы Тәгаләдән дөрес һәм хәерле юлны күрсәтүдә ярдәм сорыйлар. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, парлар кавышалар.
–Рузалия ханым, гаилә корырга ниятләгән газета укучыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
–Никах нигезе - Аллаһыга итагать кылуны аңлата. Пәйгамбәр галәйһиссәламнән риваять ителгән: “Никах минем сөннәтем. Шуңа күрә, кем минем сөннәтемнән баш тартса, ул минем өммәтемнән түгел. Никахлашучы ир – омтылучы, никахлашучы хатын – омтылыш сәбәбе. Мөһер икесенең килешүенә таянып билгеләнә. Никахлашыгыз, балалар табыгыз, күбәегез. Ник дисәгез, мин Кыямәт көнендә сезнең белән бүтән өммәтләр каршында горурланачакмын”, – дигән.
Әгәр дә гамәлнең нигезенә Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәү ятса, димәк, бу гаиләнең киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, йомшак мөнәсәбәтләр булуына ышаныч бар. Гаилә җанга тынычлык бирә торган урын булырга тиеш.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рузалия ханым.
Әңгәмәне Фирая Мингалиева үткәрде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз