Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Учаклары пыскып утырмый, дөрләп яна
2014 елның 18 апреле, җомга
Керәшеннәр - элек-электән гореф-гадәтләрен, борынгы җыр моңнарын саклап килгән, бәйрәмнәргә бай халык.
Комазан башы клубы беркайчан да йозакта түгел. Һәр кичне бөтен тәрәзәләрендә ут балкытып, гөрләп эшләп тора ул. Әлбәттә, үз эшенең остасы, милләткә армый-талмый хезмәт итүче, бик күп еллар мәдәният хезмәте күрсәтүне оештыручы, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны тормышка ашырып, авылдашларын рухландырып, матурлыкка өндәп яшәүче Мария Андрееваның хезмәте бик зур монда. Ул һаман эзләнә, яңа планнар белән яна. Җәйләрен клуб тирәсен гөлбакчага әйләндерә. Авыл халкының активлыгы, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы аны тагын да тырышып эшләргә рухландыра. “Карендәшләр” ансамбленең җитәкчесе, рухландыручысы-әйдәүчесе дә Мария Андреева.
–Сезнең ансамбльне районда, республикада белмәгән кеше юктыр. Район сәхнәсендә дә бик еш чыгыш ясыйсыз. Эштән, өй мәшәкатьләреннән бушап репетицияләргә-концертларга йөрү авырга килмиме?–дим.
–Теләгең булса, барына да өлгерәсең.
Җырлы шөгылең, мавыгуың булу үзе бер бәхет. Җырларга яратабыз, җырлый-җырлый ял итәбез без. Үзебезнең ансамбльгә йөргән үзешчән артистларыбыз белән бәйрәм-кичәләр оештырабыз. Авылда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши, алар ул оештырган ветераннар өчен Хәтер кичәләре, Яңа елны каршы алу, 8 Март, Гаилә бәйрәмнәренә бик теләп йөриләр. Максатыбыз – булдыра алган кадәр үз сәнгатебезне, мәдәниятебезне саклап калу, – ди Мария Андреева. Аның сүзендә дөреслек ярылып ята. Ансамбль эше – коллектив хезмәт. Коллектив әгъзалары, тыныгысыз йөрәкләр Елизавета, Илья Осиповлар, Анна Воробьева, Рәйханә, Алик Воробьевлар, Мария Иванова, Клара Тараканова.
- Ансамбль оештыру теләге тугач, иң беренче Осиповларга бардым. Чөнки Илья дәдәй оста гармунчы, тальянда сыздыра гына, ә Лиза түти оста җырчы. Аларның җиңел аягы белән башланып китте шулай. Минем үземә төрле чараларны, бәйрәмнәрне үткәрүдә һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп торучы Маргарита, Раджив һәм Анатолий Ивановларга, Николай Осиповка бик рәхмәтле, – ди Мария Андреева.
Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән Мариягә ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, озын гомер, рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт телисе килә. Иҗат чишмәләрең язгы ташкыннардай ургысын, күңелеңдә һәрчак шатлык булсын, ул сине гел сәхнәгә, тамашачылар алдына җилкендереп торсын!
Тормыш иптәше Степан да аңа бу эшендә ярдәм итә икән. Аларның гаиләсе, авылда һәркемгә үрнәк.
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз