Мамадышта язгы кыр эшләре башланды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Мамадыш аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Көзге культураларны тукландыруга быел да беренчеләрдән булып “Трудовик–орлык” агрофирмасы хезмәтчәннәре керешә. Узган ел алар басуга 11нче апрель көнне үк чыккан иде.


Хуҗалыкның баш агрономы Ленар Шәрифуллин әйтүенчә, бу сезонда 800 гектардан артык мәйданда көзге культуралар тукландырылачак. Кырга аммиак селитрасын “Томан” агрегаты белән тараталар. Машинаны агрофирма мехинизаторы Руслан Мальцев иярли.

Ашлама 1 гектар мәйданга 1 центнер исәбеннән кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International