Мамадышта праймериз лидерлары мәгълүм булды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин - Мамадышта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге праймеризы лидерлары.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сайтында сайлап алучыларның яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре бастырылган. Бу хакта "Татар–информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Нәтиҗәләр нигезендә, иң күп тавышны (198дән 164не) ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җыйган, 2 нче урында – 156 тавыш белән Тәлгать Абдуллин.

Лидерлар арасында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов (104), ТР ДС депутатлары Геннадий Глушков (107), Иван Егоров (104) һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов (123) һ.б. бар",– дип шәрехли "Татар–информ".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International