Мамадыш эшмәкәрләрен форумга чакыралар

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Район эшмәкәрләрен, фермерларны һәм үзләрен бизнес өлкәсендә сынап карарга теләүчеләрне икътисадый форумда катнашырга чакыралар.

Эшлекле чара бу атнаның чәршәмбесе, 16 апрель көнне, район мәдәният йорты базасында узачак.

Семинар–киңәшмә иртәнге 8дә, мәдәният йортының спортзалында мәгълүмати күргәзмә белән башланып китә. Анда финанс–кредит учрежденияләре, лизинг компанияләре, җитештерүчеләр тәкъдим итүче хезмәтләр белән танышып булачак.

Икътисади форумның пленар өлеше иртәнге 10да, тамашалар залында башлана. Биредә район башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов, ТР икътисад, авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, уңышлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр чыгыш ясаячак.

Оештыручылар әйтүенчә, форумда һәркем үзенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туплый ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International