Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
“Кояшкай“ да татарча сөйләшләр
2014 елның 11 апреле, җомга
Бакчабызда туган тел айлыгы бара, сезне “Ак калфак“ вәкилләрен кунакка чакырабыз, килегез, - дип “Кояшкай“ балалар бакчасы мөдире Сурмава Татьяна Александровна шалтыраткач, берсүзсез риза булдык. Без барыбыз да кечкенәдән дуслык тойгыларында тәрбияләнеп үскән кешеләр. Дөнья халыкларының да дуслыгы борчый безне, милләтара дуслык турында әйтеп тә торасы юк көн саен я бу, я теге очрак белән телгә керми калмый ул. Дуслык бер-береңә хөрмәт балалар бакчасыннан башлана. Безнең “Ак калфак“ның да максаты шул бит, дип “Кояшкай“га юнәлдек.
“Кояшкай“ның исеме җисеменә туры килеп тора икән. “Май чүлмәге тышыннан билгеле“ дигәндәй, баскыч төбеннән башланган чисталык эчкә кадәр дәвам итә. Үз телебездә ягымлы итеп “исәнмесез“ рәхим итегез, керегез дип безне ачык чырай белән Татьяна Александровна каршы алды. Балалар белән балаларча зурлар белән зурларча кирәк икән татарча да сөйләшә белүче бу ханымны “балалар йорты“ директоры булган чорыннан хәтерлибез. Үз эшенә җаваплы, һәрвакыт үз-үзенә, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, гадел җитәкче итеп беләбез.
Бу бакчаның матурлыгын, андагы тыныч, рәхәт мизгелләрне кабат-кабат искә төшерәм. “Туган тел айлыгын“ монда зурлап үткәрәләр икән. Без килгән көн, татар ашларына конкурс уздырган көнгә туры килде. Ниләр генә ясмамаганнар тозлы камырдан : бизәкләп, чәчәкләп ясалган бәлеш, гөбәдияләр, өчпочмак сумсалар һәм тагын күп тәм-томнар. Боларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру максатыннан тәрбиячеләр балалар белән бергәләп ясаганнар икән. Бакча буйлап сәяхәт кылып йөрдек. Рус балалар бакчасы дип килгән идек, һәр бүлмәдә ике телдә дә әти-әниләр өчен киңәш-белешмәләр төрле мәгълүматлар тупланган. Матур итеп исәнләшеп түргә узуыбызны сорыйлар. Һәр жирдә артык кычкырып тормый торган зәвыклы бизәлеш, пөхтәлек, тыныч, дус мөгалләмә.
Максатыбыз балалар белән аралашу танышу иде. Музыка бүлмәсендә безне мөктәпкә әзерли торган төркем балалары каршы алды. 30лап бала безгә күптәнге танышларын күргән кебек елмаеп көлеп торалар. Зурлар белән аралаша белүләре гаҗәпләндерде: бернинди тартыну, оялу хисе юк. Рәхәтләнеп татар телендә шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Тәрбиячеләре Задорожная Вера Павловна, музыка җитәкчесе Бабатьева Анна Григорьевна, татар теле тәрбиячесе Роза Әгъмаловна Нартдинованы балалар күз карашларыннан аңлыйлар, бала белән ана арасында була торган җылы, йомшак мөгамәлә бар аларда. Юкка гына тәрбиячеләрне балаларның икенче әниләре димиләрдер инде.
Без дә буш килмәдек. Туган тел ае икәнен истә тотып, Тукай әкиятләренә, шигырьләренә викторина уздырдык. Менә дигән җаваплары белән таң калдырдылар, әкиятнең асылын аңлап сөйли балалар: “Су анасы“нда, “Нәрсә начар, нәрсә яхшы“, “Сөткә төшкән тычкан“ әсәре нәрсәгә өйрәтә һәм башкалар. Балалар үз фикерләрен рәхәтләнеп әйтәләр, исбатлыйлар. Бу атна-ай түгел, системалы рәвештә эшләү нәтиҗәсе. Өстәлләрдә берсеннән-берсе матур чигүле ашъяулыкларны, балалар башындагы яулыкларны күргәч, кем чиккәнен сорамый түзмәдек. Татар теле тәрбиячесе Роза Әгъмалованың кул эшләре икән. Ә конкурска балалар өчен костюмнарны тәрбияче Вера Павловна үзе теккән, беркемгә ялынасы, заказ биреп йөрисе түгел. “Радуга детских талантов“ конкурсында 2 биюе, 1 җыры белән җиңү яулаган Анна Григорьевна үз эшенең остасы берсеннән-берсе матур җырлары белән балалар безнең күңелләрне җылытты.
Без “Кояшкай“да вакытның ничек узганын да сизмәдек. Күпмедер вакытка балачак илендә рәхәтләндек, көлдек, шаярдык: бергәләп йөзек салыш та, “Кәрия-Зәкәрия“ дә уйнадык. Алып килгән бүләкләребезне өләшеп “Туган тел“не җырлап, “Их безнең оныклар да шундый бакчага йөрсәләр, күңелләребез тыныч булыр иде“ дип аерылыштык.
Рузалия Ибраһимова,
Әлфия Сингатуллина.
Мамадыш шәһәре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз