Мамадышның ир–атлар хоккей командасы көмеш медальле булды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

“Олимп”ның ир–атлар командасы сезонны икенче урында төгәлләде. Финалда безнекеләр Байлар Сабасы районы Лесхоз бистәсенең “Тимерхан” командасы белән очрашты. Мамадышта узган беренче уен 4:3 исәбенә көндәшләр файдасына тәмамланды.


Лесхоз бистәсендә боз хуҗалары “Олимп“ны 6:3 исәбе белән бирелдереп, Татарстан беренчелегенең “А” дивизионы җиңүчесе булдылар. Беренчелек нәтиҗәләре буенча безнең Рамил Ногманов, иң яхшы капкачы, дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International