Коллегиянең пленар өлешен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Артур Ефимов ачып җибәрде. Беренче булып мәктәпкәчә белем тармагына тукталды ул. Баш мөгаллим искәрткәнчә, киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү буенча республика программасы эшли башлаячак. Гаилә бакчалары санын арттыру да төп бурычыбыз, диде. Бүгенге көндә аларның саны тугыз. Өстәмәләре ачылу мәктәпкәчә учрежденияләргә чиратны киметергә ярдәм итәчәк.
Артур Ефимов БДИ темасына күчеп, соңгы елда балларның уртача республика күрсәткеченнән югары булуын белдерде. Ә менә шушы араларда гына сынау рәвешендә тапшырып караган имтиханнар бу өлкәгә игътибарны арттыруны сорый икән.
Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән тормышка ашырылучы “Сәләтле балалар” проекты да үзен беренче көннәреннән үк аклады. Быел фән олимпиадаларының регион этабында 30 артык мамадышлының җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы әнә шул хакта сөйли.
Коллегиядә коллективларының төп эш күрсәткечләре белән 1нче санлы мәктәп директоры Рөстәм Гыйлаев, балалар һәм яшүсмерләр йорты җитәкчесе Степан Спиридонов, “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Резеда Закирова һәм Түбән Яке мәктәбе директоры Фоат Насыйбуллин уртаклаштылар.
Мәгариф системасы хезмәткәрләренең эшенә бәяне район башлыгы Анатолий Иванов бирде. Чыгышында әлеге тармактагы күрсәткечләрнең яхшы булуын искәртте һәм киләчәктә дә бары тик үсеш юлыннан гына барырга кирәклеген җиткерде.