Мамадыш районында сабан культураларын чәчү дәвам итә

2026 елның 5 мае, сишәмбе

         Актив тырмалау дәвам итә. Бүгенге көнгә 7 114 гектарда уҗымнар, 11 405 гектарда күпьеллык үләннәр эшкәртелгән, шулай ук 39 032 гектар җир «туңга» тырмаланган.

     Язгы культуралар 4 544 гектарда чәчелгән.

      Бөртекле сабан культуралары 1 876 гектарны били: арпа — 1 022 гектарда, солы — 287 гектарда, борчак-567 гектарда. Моннан тыш, хуҗалыклар техник һәм азык культураларын чәчүгә керештеләр. Көнбагыш — 1 387 гектарда, берьеллык үләннәр 323 гектарда чәчелде.

       Шулай ук 958 гектарда  күпьеллык үләннәр утырту эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International