Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү көнендә Мамадышта транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.
Хөрмәтле Мамадыш халкы һәм шәһәребез кунаклары!
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан, 9 майда шәһәрдә тантаналы чаралар узачак. Шуңа бәйле рәвештә, түбәндәге урамнарда автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:
Давыдов урамы буйлап (Лермонтов урамыннан Совет урамына кадәр);
Толстой урамы буйлап (Совет урамыннан Домолазов урамына кадәр);
Домолазов урамы буйлап (Толстой урамыннан алып Красноармейская урамына кадәр);
К. Маркс ур., М. Җәлил ур., Гагарин ур., Красноармейская ур. (Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр);
Совет урамы буйлап (Красноармейская урамыннан Толстой урамына кадәр).