Аракы

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Кичәдән аракының ярты литрлы бер шешәсенең күмәртәләп сату бәясе артты. Хәзер ул 199 сум торачак. Бу турыда “Росалькогольрегулирования“нең боерыгы үз көченә керде. Быел бәяләр күтәрелү моның белән генә чикләнмәяәк икән: агымдагы елның 1нче августыннан икенчн мәртәбә арту күз уңында тотыла.  11нче марткача бер шешә аракының минималь бәясе 170 сум иде, август аенда ул  2 20 сум тәшкил итәчәк.

Руль артындагы исерекнең җинаятьче икәнен һәркем белә. Әмма бу хакыйкатәкә төкекреп караучылар һаман да табылып тора әле. Моның шулай икәнлегенә юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар узган бәйрәм көннәрендә тагын бер кат ышандылар. Алар тарафыннан руль артына исерек хәлдә утырган 7 водителә туктатылды. Аларның берсе генә көндез эләгә. Калганнары – төнлә белән җилдерергә яратучылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International