Алдынгы тәҗрибә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Ричард Мак Кормак “Тәкәнеш“ агрофирмасында озак юанмаган, Ирландиягә җирләрен чәчәргә кайтып киткән. Ә хуҗалыкта, ул юкта, савымны күтәреп куйганнар.

–Ричард әйтә торган әйберләрне ул килгәнче үк үзебез ясап куйган идек, – ди башкарма директор Искәндәр Гарипов.

Гыйнвар урталарында “Родина“ бүлекчәсенең Түбән Оча комплексында савым сыерларны, сөт бирүчәнлекләренә карап, дүрт абзарга бүлгәннәр. Нәтиҗәдә, аларны продуктлылыкларына карап ашату да җиңеләйгән. Элек –Совет заманнарында – яңа бозаулаган сыерларны раздойга куялар, азыкны күбрәк салырга кирәген искәртеп торсын өчен, аларның турындагы торбага кызыл тасма бәйлиләр иде. Хәзер бит сыерлар абзарында тагараклар бетте, азыкны трактор таратып чыга. Сыер савучылар арасында: “Ник минем әйбәт сыерны аңа бирдегез!“–дип тавыш чыкмасын өчен, түләү системасына да үзгәреш керткәннәр. Ашату рационнары яңадан төзелгән. Азык тараткычка 70 процент кукуруз силосы һәм 30 процент сенаж тутырыла. Һәр баш сыерга 80 грамм карбомид, икешәр килограмм жмых һәм азык чүпрәсе (пивная дробина), өчәр килограмм катнаш азык өстәлә. Элек азыкны көнгә бер тапкыр гына кертеп таратсалар, быел өчкә бүлеп–дүртәр сәгать саен кертә башлаганнар. Маллар болай яхшырак ашыйлар икән. Гыйнварда да, февральдә дә һәр сыердан көнлек савым берәр килограммга күтәрелгән. Бүгенге көндә агрофирма буенча көн саен егерме ике тонна сөт савалар. Бу–узган елның шул чорындагыдан тонна ярымга күбрәк. 

Әлеге комплекста районда беренче булып яшь бозауларга “Вивитон“ препараты бирә башлаганнар. Казаннан галимнәр килеп, аны нинди микъдарда кулланырга кирәген өйрәткәннәр һәм тәҗрибә үткәргәннәр. Нәтиҗәдә яшь үрчемнең сакланышы яхшырган.

–Әлеге препарат 27 төрле үләннән ясалган. Төрле макро һәм микроэлементларга, аминокислоталарга бик бай. Яшь бозауларга унике көнлек булгач бирә башларга кирәк. Төш турында җылымса суга кушып эчертәсең. Беренче айда тәүлеклек артымнарын 40, икенче айда–50, өченче айда–160 граммга күтәрде. Ашказаны авыруларын да дәвалый. Препарат хәзер хөкүмәт тарафыннан бушка бирелә. Моңарчы бозауларга үзебез җыйган үләннәрне кайнатып чәйләр эчертә торган идек бит. Бу препарат нәкъ шул чәйләрне алыштыра инде,–ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Сергей Назаров.

Узган атнаның җомгасында “Родина“ бүлекчесенә семинарга җыелган хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре дә комплекста эшләрнең яңача оештырылышы белән кызыксынып таныштылар. “Нократ“ агрофирмасында да сыерларны шул рәвешле бүлеп чыкканнар һәм продуктлылыкларына карап ашатуны оештырганнар икән. Аларда да савым күтәрелә башлаган.

Семинарда язгы кыр эшләренә әзерлек тә игътибар үзәгендә булды. Тәкәнешлеләр, комплексларыннан тыш, гади чәчкечләр белән дә алты агрегат әзерләгәннәр. Язгы кыр эшләрен унике көндә башкарып чыгарга планлаштырганнар. Һәр елны, башкаларга үрнәк күрсәтеп, чәчкечләрен дә, культиваторларын да буяп чыгалар алар.

–Малларга яздан ашата башлау өчен яшел конвейр булдыру турында да онытмыйк,–диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов.

–Былтыр рапс чәчкән идек, көзгә кадәр ашаттык, бик файдасын күрдек,–ди  “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыяте башкарма директоры Салават Мисбахов.

Ахырдан Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында терлекчелектәге ике айлык йомгаклар, чәчүлек материалларны яңарту, кукуруз орлыгы кайтару мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде.

Сүз уңаеннан

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гыйнвар һәм февраль айларында саткан югары сыйфатлы сөтнең килограммы өчен бишәр сум субсидия бирергә җыена.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International