Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда авылларда терлекләр саны күпкә азайды. Икътисадый кризиска сылтау итеп, сала кешесе малларын тагын да киметә башласа, югалтуларны яңадан кайтару өчен шактый вакыт кирәк булмагае.
Кереш сүз
Терлекләрнең баш саны кимүгә колхоз-совхозларның таркалуы да йогынты ясамыйча калмагандыр. Буталчык заманның шаукымы кешедә киләчәккә булган өметне киметә язуын да танырга кирәк. Хөкүмәт бүген авыллар таркалмасын, алар алга таба да шәһәрдә яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итеп торучы ролен үтәсен өчен шактый гына ысуллар куллана. Россиянең башка төбәкләрендә ничектер, әмма Татартстан Хөкүмәте һәрвакытта да һәр яңалыкны тиз генә эләктереп ала да кулланылышка кертеп тә җибәрә. Аның өстенә үзенең тирәнтен уйланылган, шул ук сала кешесе мәнфәгатьләрен күз уңында тоткан чараларны эшкә җигә дә башлый. Бүген беркемгә сер түгел, Татарстанда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән дистәләрчә программалар эшли. Аларның кайберләре авыл тармагына юнәлдерелгән. Районыбыз җитәкчелеге тарафыннан ихаталарында күпләп мал асрарга теләүчеләргә бушлай 1000 данә төзелеш блогы, ПГС, юк кына бәягә 100 кубометр агач бирелә. Районыбыздан мондый мөмкинлекне күпләр файдаланды инде. Агымдагы елда да утызга якын кеше ихаталарын киңәйтү теләген белдергән. Районыбызның күпчелек авылларында махсус программаларга кермичә, күпләп мал-туар, кош-корт асраучылар да шактый. Бу яктан Түбән Яке, Уразбахты, Шәмәк төбәкләрен мисалга китерергә мөмкин. Алдагы сүзем соңгысы турында.
“Кредитсыз эшне башлап булмый“
Бүгенге көндә Шәмәк авыл җирлегендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуларның берсе – Иске Чәбия авылыннан Газинур Шәфигуллин эшен 2008нче елда башлап җибәрә. Алар дүрт кеше берләшеп, авылдашларының пай җирләрен алып, 51 гектар мәйданда иген үстерергә алыналар, печән чәчәләр. Беренче елда ук мул уңыш алына. Алга таба командадан ике кеше генә эшләрен дәвам итәләр. Ни әйтсәң дә, җир алдың да чәчтең генә түгел бит әле ул. Үз җиреңне булдыру, фермер хуҗалыгы итеп теркәү өчен артыннан шактый йөрергә кирәк. Бу эш күпме вакытны ала иде элекке елларда. Газинур барлык авырлыкларны да җиңеп чыга. 2012нче елда лизинг-грантка “МТЗ-82“ тракторы алына. 300 мең сум кредит алып, комбайнлы була. Аның бүгенге көндә кул астындагы “ЗИЛ-130“ машинасы, “Беларусь“ тракторы, башка авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчәнлекләре буенча кыйммәт бәягә чит илләрдән кайтартылган заманча агрегатлардан бер дә калышмыйлар. Иң мөһиме, җирне яратсаң, аны тиешенчә эшкәртсәң, уңышны үзеңә дә җитәрлек, артып калганын да сатарлык итеп әзерләргә була. Газинур 2009нчы елда кредит алып, үзенең тегермәнен дә булдыра. Ул анда кешеләргә дә, үзенә дә фураж тарттыра. Ихатасында маллары да шактый инде. Алты савым сыеры гына бар аның. Болары өстенә 50 баш умарта да тота. Җитештерелгән бал ашламалар алырга нык булышлык итә икән. 600 мең кредит түлисе бар, дип күңел төшенкелегенә бирелми, аны каплау өчен сөттән, иттән шактый акча керә.
“Җырлый-җырлый сыер савам“
Шәмәк авылыннан Миләүшә Заһриева кебек кайбер ирләр дә күтәрә алмый торган йөкне күтәрүче гүзәл затларыбызга ничек инде сөенмисең. Тәвәккәл, оптимик рухтагы әлеге ханым белән сөйләшкәндә, аның турында инде менә дигән икътисадчы, авыл хуҗалыгы белгече дип курыкмыйча әйтергә була. Заһриевларның крестьян-фермерлык хуҗалыгында бүгенге көндә 19 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның икесе Башкортостаннан кайтартылган нәселле үгезләр. Моның чаклы малларны тотар өчен бина төзергә дә курыкмыйча алыналар алар. Район ярдәме белән блоклы, ПГСлы, агачлы булалар. “Авылга йөз“ программасы нигезендә алынган акча терлекчелек бинасын төзергә ярдәм итә.
–Капка төбендәге “МТЗ-82“ тркаторы, “КУН-10“ төягече, башка авыл хуҗалыгы агрегатлары да “ тик ятмаячак“, – ди Миләүшә.
Чөнки хуҗалык карамагындагы 15 гектар җирне эшкәртәсе, чәчәсе, үстерелгән уңышын җыеп аласы бар бит.
Аның әле булганы белән генә канәгатьләнергә уйламаганы ачыкланды. Тагын блокалар, ПГС, агач материаллары бирсәләр, күпләп кош-корт асрарга исәбе бар аның. Былтыр 40 мең сумлык кош ите саткан ул. Хуҗалыгында экзотик тавыклар да тота.
–Зур хуҗалыкны алып бару җиңел түгелдер бит?
–Төн җитмичә йокларга яткан юк. Бик иртә торырга туры килә. Мактануым түгел, маллар арасында йөрүдән тәм табам мин. Сыерларны да күңелемнән булса да җырлый-җырлый савам. Рәхмәт район җитәкчеләренә, аларның ярдәме белән аппаратлы булдым. Хәзер эшләр җиңеләйде, – диде ул.
“Юл булса арттырам“
Авылда яшьләр эштән курка, дияргә яратабыз. Әмма бу сүзләр Зөлфәт Шәйдуллинга кагылмыйлар. Ата-ана нигезен ташлап чыгып китмәгән ул. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә умартачылыкта эшли. Аннары үзенең шәхси хуҗалыгын ныгыту, анда күпләп маллар асрауга җиң сызганып эшкә тотына. 2010нчы елгы корылыкка чаклы хуҗалыгында 30га якын сарык, ике сыер асрый. Терлек азыгы белән проблемалар килеп тугач, аларны киметергә, ә сарыкларны бөтенләй бетерергә карар итә. Берәү булса, кул селтәр иде дә, авырлыклар тудырган өчен җитәкчеләрне сүгәр иде. Зөлфәт андыйлардан түгел. Узган ел ул җиң сызганып шәхси хуҗалыгын ныгытырга керешә. Үз көче белән. 150 мең сум кредит алып, өч таналы була. Тимер юл шпалларыннан сарай төзеп куя. Аның сараенда бүгенге көндә 15 мөгезле эре терлек, дүрт аты бар. Аларга азык әзерләү өчен 35 гектар җирен файдалана. Район җитәкчесе Анатолий Иванов аның хуҗалыгындагы эшләр белән танышып йөргәндә, Иске Чәбияга быел юл салу планлаштырыла дигәч, Зөлфәт:
–Юл булса, малларның баш санын арттырачакмын, – дип куйды.
Дүрт тапкыр чабып ала
Юл проблемасы Иске Чәбиядә бер Зөлфәтне генә борчымый. Газинур Нәбиуллин бу турында:
–Терлек азыклары әзерләгән чагында кыенга туры килә. Яңгырдан соң юллардан, авыл урамнарыннан йөрүләре кыен, – ди.
“Алга“ хуҗалыгында төрле эшләр башкарган Газинур абый 2001нче елда зур афәт кичерә: йорты, каралты-курасы янып бетә. Алты баш сарыгы, алтмыш куяны утта һәлак булалар. Алты аты, дүрт сыеры исән кала. Хуҗалыкны күтәрү авырлыкларын ул үзе генә белә. Хәзерге вакытта да күпләп маллар тота. Моннан дүрт ел элек булган корылыкта да аларның баш санын киметми: 90 мең сумга гына терлек азыклары сатып ала. Бүгенге көндә буш яткан пуҗымнарда бер гектарга якын мәйданда печән үстерә. Аларны дүрт тапкыр чабып ала икән. Чөнки печәнлекне җәе буе сугара. Артып калган продукциясен сатып, гаилә бюджетына шактый гына акча кертә. Узган ел гына да ул 10 центнер ит стауга ирешкән.
Коммунистлар да “күрмәде“
Фаил Латыйпов лаеклы ялда булуына карамастан, “Тәкәнеш“ агрофирмасының “Алга“ бүлекчәсендә осеменатор булып эшләвен дәвам итә. Советлар Союзы чорында да ике сыер тоткан ул. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыгында җиде баш мөгезле эрлек тота. Ул чорларда күпләп мал асрау тыела иде. Коммунистлар партия билетларыннан да колак кагарга мөмкиннәр иде.
–1984нче елда кисәтү ала язган идем. Районның халык контроле “күрмәмешкә“ салышты инде. Менә шул “чир“дән бүген дә котыла алмыйм. Хәзер барлык кешегә дә яшел ут кабынды. Иренмә генә. Аннары сөт бәяләре дә күтәрелде бит. Сату белән дә проблема юк бүген, – ди ул.
–Авылларда лаеклы чыккач, пенсия акчасы җитә, артыгы кирәкми, дигән фикерне алга сөрүчеләр дә бар.
–Башка авыллар өчен җавап бирә алмыйм, ә менә безнең Иске Чәбиядә яшьләре җитмештән узганнар да күпләп сыер мал асрыйлар. Хәмит Шакирҗанов 75 яшьтә булса да тормыш иптәше Нурфига белән өч сыер, өч бозау тоталар әле. Авылда яшәп, каймак, өйдә әзерләнгән катык та ашарлык булмагач, гомер итүнең кызыгы да калмас иде.
Саннар һәм фактлар
Шәмәк авыл җирлегендәге 161 шәхси хуҗалыкта 278 баш терлек тотыла. Төбәк халкы барлыгы 3551 центнер сөт тапшырган. Шуның 2119ы Иске Чәбия авылында яшәүчеләр өлешенә туры килә.