Дәреслекләргә керер

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Моннан чирек гасыр элек Әфганстаннан совет гаскәрләренең соңгы солдаты ул чагында туган иле саналган җиренә аяк басты. Күпме гомерләрне алган, күпме аналарны тирән кайгыга салган 20нче гасырның дәһшәтсез сугышын бүген дә онытмыйбыз.

Әлеге датага багышлап район мәдәният йортында зур мәдәни чара уздырылды. Ә аңа чаклы район хәрби комиссариат каршында Әфганстанда, төрле локаль конфликтларда һәлак булганнар истәлегенә яңартылган һәйкәл ачылды. Тарих дәреслекләрендә әлеге вакыйгалар язылмаган әлегә язылмаган. Әмма алар илебез тарихында тирән эз калдырганын һич кенә дә онытырга ярамый. Кем үткәнен белми, ул кешелек кичергән ялгышларны кабатларга мөмкин, дигән гыйбарәне истән чыгарырга ярамый. Бүгенге көндә исән, арабызда яшәүче, халык хуҗалыгы тармакларында хезмәт куючы әфганчылар хөрмәткә лаек шәхесләр булып кала бирәләр. Районыбызда да аларның оешмасы мохтаҗларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Ни әйтсәң дә, Әфганстанда 150 якташыбыз үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр. Шул илдә һәм башка локалә конфликтларда, тыныч тормышта хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар өчен мәдәният йорты тамаша залында алгы рәттә урындыклар куелган иде. Чөнки аларның да бу көнне исән калган иптәшләре белән бергә утырырга хокуклары бар иде. Ә урындыкларга чәчәкләр куелды.

Быелгы датаны зурлап үткәрүдә районыбыз мәктәпләре дә читтә калмады. Алар төрле конкурсларда катнашып, үзләренең Әфганстан вакыйгаларына битараф булмаганлыкларын исбатладылар. Рәсем конкурсындагы балаларның эшләрен кем генә тыныч күңел белән карый алды икән. Районыбыз җитәкчелеге, хәрби комиссариат, әфганчыларның район оешмасы район тормышында актив катнашканнарны, һәйкәлне реконструкцияләүдә үзләреннән сизелерлек өлеш керткәннәрне билгеләп үттеләр. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов барлык әфганчыларны, локаль конфликтларда катнашучыларны истәлекле вакыйга белән тәбрикләде, аларга киләчәктә дә төрле яктан кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклап үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International