“Юк, мин ышанмыйм“
Фигуралы шуу буенча Мамадыш тренеры Снежана Власова илебезнең иң күп титуллы фирачысы Евгений Плющенконың зур спорттан китүе турындагы яңалыкка мөнәсәбәтен белдерде.
Аның фикере буенча, көчле пиар-компания яхшы куелган спектакльне хәтерләтте. Россия тамашачысына телевизор экраннарыннан җитди травмадан соң яңадан бозга һәм җанарларына әйләнеп кайтырга көч тапкан гений карый иде.
–Сәламәтлек белән андый проблемалар бозга профессионал буларак чыгарга мөмкинлек бирүенә ышанмыйм, – дип үз карашы белән уртаклашты яшь тренер.
Плющенконың шау-шулы белдерүләренә карата тагын да көчлерәк канәгатьсезлек белән сөйли Снежана Власова. Олимпия алдыннан ул спорт фанатларына җиңәчәге һәм ил өчен медаль яулаячагы турында бер тапкыр гына сөйләмәде. Спортттан матур килү теләге Евгенийның төп максатына әйләнде.
Спорт дөньясының икенче вәкиле – кышкы Олимпия уеннары тарихында иң яшь чемпион булган Юлия Липниңкая турында ул бөтенләй башка фикерләр әйтә.
–Тыйнак, тыныч – чын спортчы нәкъ шундый булырга тиеш. Мин аның журналистларга биргән интервьюын тыңладым: бер генә артык сүз дә юк. Үз яшенә дә карамастан, ул ачык һәм гаҗәеп фикер йөртә. Хәзер иң мөһиме – спорт формасын югалтмау. Спортчы организмында зур физиологик үзгәрешләр бара торган чорны кичерә, ул вакытта үзеңнең физик резервыңның яртысын югалтырга мөмкин, – ди Снежана.
Гөлназ Кадыйрова